19 нчы июльдә бишенче юбилейлы гастрономик фестиваль “Себер бавырсагы” Прииртышский бистәсендә урнашкан «Сибиряк» спорт комплексы мәйданында узды.
Заманча җырлы-биюле чыгыш белән бәйрәм ачылганнан соң катнашучыларны, тамашачыларны, бәйрәм кунакларын сәхнәдән Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, Тубыл район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Максим Александров котладылар. Роман Малыгин: ”Мондый вакыйгалар күп кунакларны җәлеп итә. Монда бәйрәм кунаклары себер татарларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша. Фестиваль барлык милләт вәкилләрен җыйган чарага әверелде…”, – диде. Котлаучылар бәйрәм тамашачыларына күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф теләделәр.
Бәйрәм барган мәйданда төрле районнардан килгән катнашучыларның экспозицияләре урнаштырылган иде. Шатерларда килгән кунакларны җылы каршы алып, милли ризыклар белән сыйлау күренешләре, күңелле, дәртле җырлы-биюле чыгышлар бәйрәм тамашасына ямь өстәде. Фестиваль сәхнәсеннән рус, татар телендә җырлар, хитка әверелгән рус җырларын татарчага тәрҗемә итеп башкарылган җырлар яңгырады, милли костюмнарда дәртле татар биюләрен башкардылар. Фестивальдә катнашучылар СВОдагы сугышчыларыбызны да онытмадылар. Уват районы Өге авылыннан һәм Тубыл шәһәреннән волонтерлар командасы үз ишегеалдында маскировка челтәрләрен үрүне оештырды, кунакларга сугышчыларга ярдәм итүгә юнәлдергән эшләре турында сөйләделәр. “Бабай һәм онык бер сафта” волонтерлар командасы горурланып сөйләрлек эш алып бардылар. Волонтерлар арасында безнең милләт вәкилләре күп булганы күренде. Вагай районыннан депутат Маугидә Иманова: ”Без күп маскировка ятьмәләрен үрдек, дроннарга каршы одеяллар тектек. Безнең коллективта гореф-гадәтләребезне саклаган, патриотик рухлы волонтерлар бу эшне башкаралар”,-дип уртаклашты.
Бәйрәмнең төп вакыйгасы – бавырсак әзерләү буенча бәйгедә Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Тубыл, Төмән, Уват, Вагай районнарыннан осталар катнаштылар. Тамашачылар иң зур бавырсак пешерүчеләрнең уңганлыкларын, осталыкларын сокланып карадылар. “Кунакларны каршы алу”, “Тизлеккә пешерү”, “Иң зур бавырсак” номинацияләрдә узган бәйгеләрдә җиңү яулаучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм сәхнәсеннән жюри әгъзалары:себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка, Тубыл шәһәренең атказанган гражданы, себер сандугачы Зәкинә Арангуловага, Россия хатын-кызлары берләшмәсе әгъзасы, Тубыл шәһәре “Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнусовага, эшкуар Давид Хачатрянга, “Бәхетле” кафесы директоры Алсу Мөхәмәдьяровага, Тубыл районы татар автономиясе рәисе Радик Фәизовка, филология фәннәр кандидаты, доцент, өлкә татар автномиясе әгъзасы Лилия Фәизовага, Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге сәнгать җитәкчесе Зөфәр Кормановка Рәхмәт хатларын Максим Александров тапшырды. “Кунакларны каршы алу” номинациядә Вагай районы “Рәхим итегез, себер татарларына” командасы беренче урынга чыкты. Икенче урын Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән “Якташлар” төркеменә бирелде. Өченче урынга Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе лаеклы булды. “Тизлеккә пешерү” номинациядә беренче урын Дегтярево авыл поселениесеннән “Авыл кызлары” төркеменә бирелде. Икенче урынга Төмән шәһәре себер татарлары автономиясеннән “Якташлар” төркеме лаеклы булды. Өченче урынга Кутарбитка авылы клубыннан “Остабикәләр гаиләсе” чыкты. “Иң зур бавырсак” номинациядә беренче урынга Вагай районы Себер татарлары автономиясеннән “Рәхим итегез, себер татарларына” командасы лаеклы булды. Аларның бавырсаклары 75*35см зурлыкта иде. Икенче урын Надцы авыл клубыннан “Надцы чәчәкләре” командасына бирелде. Өченче урынга Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре чыкты.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Гастронимик фестивале бавырсак пешерү, сыйлану, бәйрәм концерты белән кичкә кадәр дәвам итте. Мәйданчыкларда балалар өчен мавыктыргыч уеннар оештырылды. Спорт ярышларында теләп катнашучыларның саны күп булды. Ат чабышларын, көч ярышларын кызыксынып карады бәйрәм кунаклары. Программа татар дискотекасы белән тәмамланды.
Римма Умитбаева, Тубыл