Абитуриентларның студент булырга җыенган чагы. Вузларда урак өсте: ил буенча 540 мең егет һәм кыз 4 миллионнан артык гариза тапшырырга өлгергән инде. Татарстанда югары уку йортларында вазгыять ничек? Быелгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлеге нәрсәдә? Яшьләрне нинди юнәлешләр кызыксындыра? Болар барысы да – безнең язмада.
Ил язмышын хәл иткәндә
– Кабул итү кампаниясе – абитуриентлар өчен генә түгел, бөтен ил өчен мөһим һәм җаваплы чор. Илнең технологик лидерлыгына ирешү белгечлекләр сайлау, студентларны әзерләү сыйфатына бәйле. Быел югары уку йортларында 620 меңгә якын бюджет урыны бар, – ди Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Вице-премьер белдергәнчә, кабул итү барышы даими күзәтелеп тора. Моның өчен Россия Хөкүмәтенең Координация үзәге мәйданчыгында махсус интерактив панель булдырылган. Анда илнең һәр төбәгендәге барлык югары уку йортлары буенча вазгыятьне күзәтергә һәм хәтта әзерлекнең аерым юнәлешләре буенча үсешне карарга мөмкин.
Дмитрий Чернышенко «Вузга онлайн укырга керү» суперсервисының популярлыгы арта баруын саннар белән дәлилләде. Хәзерге вакытта кабул ителгән дүрт миллион гаризаның 3 миллионнан артыгы нәкъ менә шуңа туры килә. Хәзерге вакытта иң популяр юнәлешләр арасында «Информатика һәм исәпләү техникасы», «Мәгариф һәм педагогик фәннәр», «Клиник медицина» юнәлешләре бар.
Үзебездә ничек?
Республика вузларында 23 меңнән артык бюджет урыны бар. Быел 11 нче сыйныфны 15 060 укучы тәмамлаганын истә тотсак, барысына да урын җитәчәк дигән сүз. Теләк булсын да белем сынатмасын!
Хәзерге вакытта республикада 277 укучының 100 әр балл туплавы билгеле. Шуларның 266 сы – бер, 11 е исә икешәр фәннән иң югары баллар җыйды. Бу әле соңгы нәтиҗә түгел. Андыйларның укырга керү мөмкинлеге тагын да зуррак.
Бюджет урыннарының 60 процентка якыны өч югары уку йортына туры килә. Болар – Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты (КХТИ) һәм Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ).
– Узган ел белән чагыштырганда, бюджет урыннары саны 4,5 процентка күбрәк. Иң күп урыннар инженер-техник һәм педагогика юнәлешләренә бүлеп бирелде. Бу – мәгариф һәм педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, химия технологияләре, машина төзелеше һәм башка белгечлекләр төркемнәре, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Хөкүмәт Йортында югары уку йортларына кабул итүгә багышланган брифингта.
Илсур Һадиуллин быелдан башлап абитуриентлар кабул итү сынауларының яңа исемлеге буенча узачагын әйтте. «Аның белән Россия Мәгърифәт министрлыгының боерыгыннан танышырга мөмкин. Аннан кайбер юнәлешләр өчен профильле булмаган фәннәрне төшереп калдырдылар. Әйтик, инженер-техник юнәлешләргә кергәндә, чит тел буенча БДИ нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә ярамый. Шул ук вакытта барлык белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре өчен рус теленнән БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри», – дип аңлатты министр.
«Безгә килегез!»
Югары уку йортлары өчен һәр абитуриент кадерле. Сер түгел, һәркайсының бүлеп бирелгән урыннарга булачак белгечләрне җәлеп итәсе бар. КФУда июль башында абитуриентлардан 42 меңнән артык гариза керергә өлгергән инде. Яшьләрдә халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр, Идарә, икътисад һәм финанслар институтлары аеруча кызыксыну уяткан. Юнәлешләргә килгәндә, юриспруденция, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр, дәвалау эше юнәлешләре популяр. Шунысын да әйтергә кирәк: Казан федераль университетында 7659 бюджет урыны бар. Бу былтыргыдан 160 ка күбрәк. Әлеге урыннарның күпчелеге «мәгариф һәм педагогика фәне», «җир турындагы фән», «математика һәм механика», «информатика һәм исәпләү техникасы», «биология фәне» юнәлешләренә туры килә.
– Быел университетта 70 кә якын яңа белем бирү программасы булдырылды. Бакалавриатта, мәсәлән, «Күп поляр дөнья системасында чит ил төбәкләре», «IT-өлкәдә юрист», «Цифрлы җәмгыятьтә сәясәт», «Инноватика һәм махсус робототехника», «Видео-уеннар эшләү индустриясе», фәлсәфәдән тормыш мәгънәсен уйлап табучы дизайнер магистрлык программасы бар, – диде уку йортының мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова.
Интернет заманы булгач, яшьләр документларны вузга килеп бирүдән читләшеп бетмәгәнме? «Юк», – ди проектор. Башта шикләнү булган, әмма абитуриентлар, әти-әниләре белән вузга килеп, уку шартлары белән кызыксына икән.
Шунысын да искә төшерик: КФУда БДИда 100 балл туплаучыларга һәр фән өчен 100 мең сум акча түлиләр. 300 балл икән, димәк, 300 мең сум эләгә.
Халык телендә КАИны «дөньяның кендеге» дип йөртәләр. Яшьләрнең әлеге вузга тартылуы ничегрәк? Бу хакта Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетының матбугат үзәгеннән белештек.
– Бакалавриат һәм специалитет программаларына 3 меңгә якын кеше гариза биргән. «Авиатөзелеш», IT-белгечлекләр (һәркайсында 700 дән артык гариза), лазер техникасы һәм аддитив технологияләр, энергетика машина төзелеше, радиотехника һәм корабль төзелеше шулай ук популяр. Әлегә «Оптотехника» һәм «Транспорт радиоҗиһазларын техник эксплуатацияләү» белгечлеге юнәлешендә гаризалар күп түгел. Абитуриентларны чакырабыз, кызыклы һәм кирәкле әзерлек юнәлешләренә керергә яхшы шанслар бар. Әлмәт, Лениногорск, Чаллы, Чистайда филиалларыбыз эшли. Гадәттә, филиалларда конкурс бераз түбәнрәк. Анда яшәүчеләргә белем алу өчен яхшы мөмкинлек, – диде алар.
Милли юнәлешләр
Татарстанда татар телле белгечләрне әзерли торган төп уку йорты – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, быел 567 бюджет урыны бар. Бу узган елга караганда, 69 урынга күбрәк. Түләүле бүлекләргә керүчеләр белән бергә 1339 кешене кабул итәргә җыеналар. Чит илләрдән килгән студентлар саны кимегән: 1 нче курста алар 260 булачак.
– Институтның барлык уку формалары буенча 7 июльгә 11 396 гариза кабул иттек, – ди Рәдиф Рифкать улы. – Иң күп өлеше – бакалавриатның реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Event-дизайн һәм конгресс-күргәзмә эшчәнлеге; бренд-коммуникация һәм реклама дизайны (1393 гариза); педагогик белем. Чит ил (инглиз) теле һәм икенче чит тел (933), педагогик белем. Чит ил (инглиз) теле һәм икенче чит ил (кытай) теле (899), филология. Гамәли филология: халыкара аралашуда чит тел (инглиз теле) (681), филология. Гамәли филология: рус теле һәм әдәбияты (661) юнәлешләренә туры килә. Чит ил абитуриентлары арасында иң популяр программа – «Лингвистика. Чит тел буларак рус теле» (419 гариза).
Быел беренче тапкыр бюджет урыннары «Нәшрият эше» һәм «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешләренә дә бүлеп бирелгән. «Нәшрият эше»ндә – 4, «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлешендә 6 бюджет урыны бар.
Вуз максатчан юнәлештә ике һәм күптелле белгечләр әзерли. Быел андыйлар 150 булачак. Математика һәм информатика укытучысы юнәлешенә – 25, математика һәм физика укытучысына – 20, башлангыч мәктәп һәм инглиз теле укытучысына – 40, рус теле һәм инглиз теле укытучысына – 40, тарих һәм инглиз теле укытучысына 25 урын бирелгән. Әлеге студентларга ай саен 15 мең сум акча түләнә.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитовтан милли юнәлеш турында кызыксындык.
– Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучыларын әзерләү өчен 24 (узган ел 20) бюджет урыны бар. Анда 2 июльгә 61 гариза кергән. Филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлешенә 23 бюджет урыны бүлеп бирелде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 3 кешегә күбрәк дигән сүз. 77 гариза кабул иттек. Рәсем, музыка укытучыларын да әзерлибез. «Рәсем һәм инглиз теле укытучысы», «Музыка һәм инглиз теле укытучысы»на – 24 әр урын. Беренче юнәлешкә документ тапшыручылар саны – 49, икенчесенә 23 кенә әле. Бу дүрт юнәлешкә дә документлар 15 июльгә кадәр генә кабул ителә. Ни өчен дигәндә, укырга керүчеләрнең эчке имтихан тапшырасы бар, – диде Рамил Мирзаһитов.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да билингваль төркем җыячаклар. «Анда ике телдә – татар һәм рус телләрендә укытачакбыз. Бу авылдан килгән яшьләргә укуга ияләшү өчен кирәк», – ди ректоры Рәшит Низамов.
Дини гыйлем
Быел Россия ислам институтында 56 бюджет урыны бар. Бу, әлбәттә, күп түгел, әмма кечкенә хосусый югары уку йорты өчен әйбәт сан.
– Теология һәм журналистика юнәлешләренең көндезге бүлегенә укырга керүчеләр, бюджет урыннарына эләкмәсә дә, югары уку йорты хисабына бушлай укый. Институтта уку бәясе югары түгел, чөнки күп өлеше шулай ук институт тарафыннан каплана, – диделәр матбугат үзәгендә. – Быел бездә ниндидер принципиаль үзгәрешләр юк. Без теология, лингвистика һәм журналистика юнәлешләренә укырга кабул итәбез. Шулай ук икенче ел рәттән теология буенча аспирантлар кабул итүне дәвам итәбез. Бездә конкурслар зур булмый, барлык юнәлешләр дә якынча тигез шартларда. Дистанцион технологияләрне кулланып, читтән торып уку формасын аерып күрсәтергә мөмкин. Соңгы елларда дистанцион уку популярлык казана һәм нәкъ менә бирегә иң күп абитуриентлар керә. Аерым алганда, БДБ илләреннән күп кенә кеше нәкъ менә онлайн рәвештә дини белем алырга тели.
Бюджет урыннарыннан тыш, 464 кешене белем бирү турындагы килешүләр буенча кабул итәргә планлаштыралар.
– Әлеге этапта кабул итү кампаниясе яңа гына башланды. Шуңа күрә гаризалар әлегә күп түгел. Узган еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, төп агым июльнең икенче яртысында башлана. Хәзерге вакытта РИИга 80 гә якын гариза кергән, – ди алар.
Казан ислам университетына югары белемгә көндезге, кичке һәм читтән торып уку формалары буенча, шулай ук урта һөнәри дини белемгә (мәдрәсә) дистанцион формада кабул итәләр. Монда булачак имамнарны һәм Коръән хафизларын укыталар. Ислам фәннәре юнәлешенә 185 кеше кабул итәргә җыеналар. Коръән фәннәре юнәлешенә – 15 кеше, урта һөнәри дини белемгә 100 кеше исәпләнгән.
Чынга ашсын!
Казандагы 10 нчы гимназияне тәмамлаган Камилә Хәсбетдинова балачак хыялы тормышка ашар дип өметләнә.
– Хирург булырга хыялланам. Документларны КФУга һәм Ульяновск дәүләт университетының дәвалау эше факультетына бирергә җыенам. Химия, биология, рус теленнән БДИ һәм татар теленнән бердәм республика сынавы тапшырдым. Нәтиҗәдә 233 балл җыйдым. Минем фикеремчә, югары белемгә ихтыяҗ арта. Күпләр 9 нчы сыйныфтан соң көллияткә китә һәм шуннан соң гына университетларга укырга керә, – ди Камилә.
– Сәнгать олимпиадасы нәтиҗәсе белән укырга керү мөмкинлеге булгач, ике генә фәннән БДИ тапшырдым. Математиканы (профиль) – 82, рус телен 89 баллга тапшырдым. КФУның архитектура юнәлешен сайладым. Документларны вузга барып бирдем, – ди Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Илина Фәрдиева. – Сәнгать олимпиадасына әзерләнгәндә, архитектура юнәлешен ныклап өйрәндем. 10 нчы сыйныфта Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын оттым. 11 нче сыйныфта укыганда, тагын җиңүләр яуладым. Биремнәргә җавап бирү өчен танылган архитекторлар, биналар турында күпне белергә кирәк. Россиядә генә түгел, чит илдәге биналарның элементларына анализ ясарга туры килде. Бу юнәлеш бик ошады, шуңа күрә киләчәгемне архитектура белән бәйләргә булдым.
Чыганак: magarif-uku.ru