tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Ослан үзәк мәчетендә балалар өчен булган рухи сәламәтләндерү, әдәп, әхлак курслары эшен тәмамлады
Югары Ослан үзәк мәчетендә балалар өчен булган рухи сәламәтләндерү, әдәп, әхлак курслары эшен тәмамлады

Югары Ослан үзәк мәчетендә балалар өчен булган рухи сәламәтләндерү, әдәп, әхлак курслары эшен тәмамлады

Әлеге курслар Сәлихҗан мәчетендә күп еллардан бирле җәй айларында оештырыла. 10 елдан артык вакыт эчендә 400 якын балалар дин сабаклары алганнар, Коръән Кәримнән төрле сүрәләр, аятьләр, догалар өйрәнгәннәр.  Кечерәк балалар – бер бүлмәдә Гөлшат, Хәния, Миләүшә абыстайлар, ә зурлар икенче якта Гали хәзрәт белән әдәп-әхлак, “Ислам нигезләре”, пәйгамбәрләр белән булган могҗизалар, аларның тарихын, намаз укуның нигезләрен һәм тәртипләрен  тырышып үзләштергәннәр. Дөрес тәһарәт алу, намаз уку тәртипләренә өйрәнгәннәр, алар белән әдәп-әхлак, төрле урыннарда, кеше арасында үзеңне дөрес тоту хакында әңгәмәләр оештырганнар. Илдәге, дөньядагы вәзгыять турында да балалар белән әңгәмә корып, рәхмәтле булырга, шөкер итәргә, ярдәм сораучыларга кулдан килгәнчә булышу турында дәресләр дә үткәрелгән.

Бирегә килгән балаларның күбесе намазга басалар, ураза тоталар. Балалар матур, пөхтә итеп гаурәтләрен каплап киенгән, кызлар матур итеп яулык бәйләгәннәр, малайлар бизәкле түбәтәйләр кигәннәр. Район үзәгеннән генә түгел, якын-тирә авыллардан, туганнарына кунакка кайткан балалар да йөргәннәр әлеге курсларга.

Дәресләрне спорт уеннары, төрле кызыклы конкурслар белән аралаштырып алып бардылар. Арып китсәләр тәмле сулар, чәйләр, бәлеш-печеньеләр белән тамак ялгап, ял итеп тә алганнар. Әти-әниләре белән берлектә Коръән ашы да уздырылган.

Ә йомгаклау көнендә укыган-өйрәнгәннәренә нәтиҗәләр ясадылар, үзенә күрә имтихан-бәйге үткәрделәр. Балаларның һәркайсы бик матур итеп догалар сөйләп күрсәтте, сорауларга җаваплар бирде. Сабыйларның тырыша-тырыша догалар, аятьләр укулары күңелләрдә соклану хисләре уята. Бирелгән дәресләр балаларга файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

Бу рухи сәламәтләндерү әти-әниләр, кунаклар, балалар белән берлектә төшке аш белән, балаларга бүләкләр тапшырып тәмамланды.

Шундый ук курслар районыбызның Макыл, Яр Морквашы, Введенка Бистәсе мәчетләрендә дә оештырылды.

Источник: vuslon.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*