Югары Ослан районы Яр Буе Морквашы урта мәктәбендә Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел булу уңаеннан “Үз халкын данлаган татарлар” дип аталган фәнни-гамәли конференция үтте. Анда композиторның туганнары – Рөстәм Әхмәров, тормыш иптәше Фирдәүсә ханым, Шамил Әхмәров кызы Мия белән, күренекле җырчы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин бар иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәният мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Макаров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Морозенкова, районның татар теле укытучылары, аларның укучылары конференциядә катнаштылар.
Матюшино урта мәктәбе укытучысы Римма Закирова Сәйдәшевлар гаиләсенең тарихын ныклап өйрәнгән, шәҗәрәсен төзегән, аны катнашучыларга презентация формасында, слайдлар ярдәме белән аша тәкъдим итте. Шеланга урта мәктәбе укучысы, бөек композиторның туганы Мия Әхмәрова “Мин туганым Салих Сәйдәшев белән горурланам” презентациясендә аның тормыш юлы, гаиләсе, иҗаты белән таныштырды. Шулай ук композиторның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү буенча презентацияләр белән Сөембикә Әхмәтҗанова, Любовь Руденченко, Эльмир Ильясов, Алмаз Галимуллиннар чыгыш ясады. Гөлгенә Дәүләтшина ел саен август аенда Кызыл Байрак авылында үткәрелә торган “Сәйдәшстан” музыка фестиваленә кыскача күзәтү үткәрде, фотосүрәтләр белән таныштырды.
Чыганак: http://: https://vuslon.ru