tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Осланда хисап-сайлау җыелышы узды
Югары Осланда хисап-сайлау җыелышы узды

Югары Осланда хисап-сайлау җыелышы узды

Югары Ослан районында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.

Чарада район башлыгы Евгений Варакин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләренең жирле оешма эшчәнлеге белән танышу һәм еллык хисап җыелышында катнашу өчен көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:

2024-2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Югары Ослан бүлекчәсе эше турында хисап, Югары Ослан районында милли мәгарифнең торышы, мәдәният өлкәсендә милли мәдәният мәсьәләләрнең торышы, дин нигезләре, райондагы мәхәллә, мәчетләр эшчәнлеге.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповның һәм журналист Гөлназ Ибраһимованың эшлекле сәфәренең тагын бер максаты “Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышын әзерләү иде.

Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе татарстан белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм “Радио России – Татарстан” каналында эфирга чыга.

Тапшыруда Югары Ослан районының Республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләргә игътибарга алынды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Югары Ослан жирле оешма житәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина да чараны оештыру эшендә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*