tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Осланда «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды
Югары Осланда «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды

Югары Осланда «Уйнагыз гармуннар» халык иҗаты фестивале узды

Фестивальгә Яшел Үзән, Лаеш, Югары Ослан районнарыннан иҗат коллективлары һәм башкаручылары килделәр.

Фестивальне Югары Ослан иҗади мәктәбе укытучылары коллективы төрле инструментларда уйнап ачып җибәрде.

Район хакимияте башлыгы исеменнән фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Осянин сәламләде. Шулай ук район мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Галимуллина һәм авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Фестивальнең музыкаль эстафетасын гармунчылар һәм вокаль коллективлар дәвам итте, алар уен коралларында уйнап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, тамашачылар яраткан, танылган җырларны башкардылар, халык аларга кушылып такмаклар җырлады.

Чара барышында мастер-класслар һәм күргәзмә-сату осталары ярминкәсе, чәйханә эшләде.

Музыка фестиваль-бәйрәме көне Югары Ослан районы Соболевское авылында Зөя елгасының гүзәл почмагына килгән күпсанлы халыкка, иҗади төркемнәргә, һәвәскәрләргә шатлык, күтәренке кәеф китерде.

Чыганак: vuslon.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*