tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Пәнәчедә «Капка төбе» җыены узды
Югары Пәнәчедә «Капка төбе» җыены узды

Югары Пәнәчедә «Капка төбе» җыены узды

Соңгы елларда фольклорларга кызыксыну артты, бу исә үз мәдәниятеңнең чишмә башына кайтуны чагылдыра. Авылның иң күркәм, матур гадәте — кич капка төбендә утыру. Көндез тормыш мәшәкатьләре ардыргач, күрше-күлән кичен ял итеп утырыр өчен бер капка төбенә җыела. Анда төрле дөнья хәлләре, яңалыкларны сөйләшәләр. Өлкәннәр яныда бала-чага да йөгереп йөри, шул рәвешле матур гореф-гадәтләребез яшь буынга тапшырыла.

Татар халкының матур традициясен саклау максатыннан Югары Пәнәчедә Атау очында яшәүчеләр «Капка төбе» җыены оештырдылар.

«Төркиядән Алсу апа Камалиева, ерак аралардан авылга кунакка кайткан пәнәчелеләр җыелды капка төбендә. Һәркайсы алып килгән тәмле ризык — күчтәнәчләрдән мул өстәл әзерләнде. Бәйрәм тамашасын авылыбызның абыстае Әлфия апа Гарипова изге дога сүзләре белән ачып җибәрде. Атау очында яшәп бакыйлыкка күчкән һәр әрвахны искә алып, иминлек, яу кырындагы егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп, дога укылды. Җаны-тәне белән авыл өчен җан атып йөрүче Дамирә апа Шәрифуллина мәчет, зират, авыл эшләрендә актив катнашучы авылдашларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Борчыган проблемалар, уңышлар белән уртаклашты. Мәчетнең эчен штукатурлап ремонтлаган Ольга Хәмитовага авылдашлар исеменнән рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме тапшырылды. Ир-ат та куркып кала торган зур эшне, берүзе җиренә җиткереп, Чаллы шәһәреннән көн дә килеп, башкарып чыкты», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Бәйрәм кичәсе җыр-моң, нәфис сүз, конкурс-уеннар белән аралашып барды.

Валентин Тимофеев һәм Марс Гуреев өздереп, күңелләрне җилкендереп, авылны моңга күмеп, гармунда уйнады. «Көйне таны» уенында тиз арада танып алып, җырлап бирүчеләр шактый булды. Ике улы да махсус хәрби операциядә катнашучы Рәмзия апа Исмәгыйлева бәйрәмнең иң талантлы кешесе иде. Һәр көйне һәм җыр сүзләрен иң яхшы белә ул.

Педагогик хезмәт ветераны Әлфия Галиуллина һәм шәфкать туташы Әлфинур Шакирова да җыр көйләрен тиз таныды. Илүсә Вәлейшина, Розалия Сәлахова үзләре иҗат иткән тирән эчтәлекле шигырьләрен яңгыраттылар. Һәр шигырьнең кызыклы тарихы белән дә таныштырды алар.

Төркиядән кунакка кайткан Пәнәче кызы Алсу Камалиева җылы хатирәләре белән уртаклашты.

«Татарстан җирендә мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклыйлар, Төркия һәм авылларында да гореф-гадәтне сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга тырышалар. Татар булуым белән чиксез горурланам. Туган ягыма кайтып, яшәү көче, энергия, җылы хисләр алып китәм. Рәхмәт сезгә, авылдашлар, бердәм, дус-тату булып, саулыкта яшәгез», -дип изге теләкләр җиткерде ул. Шулай ук «Көтү кайту» күренеше дә әзерләнгән иде. Кыңгырау таккан сыерларны көтүче алып кайта. Сыерларын каршы алырга авыл халкы чыккан. Хуҗа үз малын алып кереп, тиешенчә киенеп, сыер савар алдыннан чиста су белән юып, чүпрәк белән сөртеп, вазелинларга һәм аннан соң гына савып күрсәтергә тиеш иде. Ир-атлар тагын да кызыклырак башкарды бу эшне.

«Уеннар төрлелеге һәм кызыклы булулары белән аерылып торды. „Чемоданда ниләр бар?“, „Мунча чабыну“, „Табагач белән таба“, „Йомырка белән йөгерү“ уеннарын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уйнады тамашачы. Китапханәчебез Гөлгенә Гәрәева оештырган „Тартмада ниләр бар?“ уены ир-атлар өчен иде. Безнең пәнәчелеләр җырга-моңга гашыйк. Мәдәният, сәнгатьне ярата һәм яшь буынга да тапшырып калырга тырыша. Бәйрәмгә җыелган балалар да тамашаны зур кызыксыну белән карадылар. Аларга аерым сый-нигъмәтле өстәл әзерләнгән иде», — ди Илһамия Рәисовна.

Асия Хәйруллина һәм Хәмденур Вәлиәхмәтова капка төбендә Розалия апа Сәлахова тәкъдиме белән оештырылган чара барлык катнашучылар күңеленә хуш килде.

«Кайнар чәйләр, өстәл, урындыклар, эскәмияләр, уеннарга кирәкле җиһазлар, ут җиһазлары өчен дә рәхмәт яусын авылдашларга. Барчасына мең рәхмәт.

Авылларда капка төпләре күңел ачу урыны гына түгел, анда һәркем үзенә тәрбия дәресе ала, җылы хисләр белән уртаклаша», — ди Илһамия Гарифуллина.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*