3 ноябрьдә коймак көне билгеләп үтелде. Югары Шепкә мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннн кызыклы чара оештырды.
Элек-электән коймакны уңдырып пешерү хуҗабикәнең осталык дәрәҗәсен күрсәтә. Шул ук вакытта коймакны һәркем үзе теләгәнчә әзерли — зур яки кечкенә, юка, челтәрле яки калын һәм йомшак. Һәр хуҗабикәнең әзерләү ысулы үзгә.
Авылда коймак бәйрәме беренче тапкыр үткәрелде. Соңыннан тәмле коймаклар белән балаларны да, өлкәннәрне дә сыйладылар.
Чыганак: zainsk-inform.ru