tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары уку йортлары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды
Югары уку йортлары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды

Югары уку йортлары вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды

Бөтендөнья татар конгрессы ел саен Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Россия Федерациясе Югары уку йортларына керүдә консультатив ярдәм күрсәтү буенча эш алып бара.

2025-2026 уку елына кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә йомгак ясау максатыннан 21 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Югары уку йортлары вәкилләре белән түгәрәк өстәл уздырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче югары һәм урта махсус уку йортлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә татар иҗтимагый оешмаларында һәм татар милли-мәдәни автономияләрендә актив эшләүче татар яшьләре арасыннан 38 студент түбәндәге уку йорларына укырга алынды:

Казан (Идел буе) федераль университеты,

Казан дәүләт аграр университеты,

Казан дәүләт энергетика университеты,

Казан дәүләт мәдәният институты,

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты,

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты,

Казан театр училищесы.

Студентлар түбәндәге төбәкләрдән һәм чит илләрдән: Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Владимир, Ставрополь, Красноярск, Новосибирск, Самара, Әстерхан, Пенза өлкәләре, ХМАО, Казахстан, Әзербайҗан.

Очрашу ахырында югары уку йорты хезмәткәрләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*