tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Явыш авылында “Аулак өй” дип аталган җырлы-моңлы тамаша оештырылды
Югары Явыш авылында “Аулак өй” дип аталган җырлы-моңлы тамаша оештырылды

Югары Явыш авылында “Аулак өй” дип аталган җырлы-моңлы тамаша оештырылды

Кичә, 26 ноябрь көнне, Федоровка районының Югары Явыш авылында “Аулак өй” дип аталган җырлы-моңлы тамаша оештырылды.
Чарада биючеләр, җырчылар һәм гармунчылар ансамбльләре, шигырь сөйләүчеләр чыгыш ясады. Кул эшләре күргәзмәсе, бөртекләп җыелган музей экспонатлары хуҗаларның осталыгын, гореф-гадәтләргә игътибарлы булуын күрсәтеп тора.

Бәйрәмне Федоровка районы милли-мәдәни автономия бүлекчәсе җитәкчесе, Коралачык мәктәбе директоры, Башкортстанның атказанган укытучысы Сөмбел Раффак кызы Хәйбуллина оештырды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин дә катнашып, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде, Федоровка районы “Илһам” тальянчылар ансамбленә конгресс исеменнән затлы бүләк – тальян гармун тапшырды. Шулай ук Альфред Әмир улы җирлектәге татар активына рәхмәт хатлары тапшырды.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*