tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югарымәлемлеләр йөзенче сетканы үрде
Югарымәлемлеләр йөзенче сетканы үрде

Югарымәлемлеләр йөзенче сетканы үрде

Киң күңелле хатын-кызлардан җыелган төркем иң башта маскировка челтәрләре үрүне авыл мәдәният йортында башлаган иде, хәзер алар бу эшне мәктәптә дәвам итәләр. Бүген йөзенче сетканы үрүне алар аерым билгеләп үттеләр. Авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин хатын-кызлар янына килеп рәхмәт белдерде.

— Сез башкаручы бу хезмәт бәяләп бетергесез. Әлеге гамәлегез белән фронттагы егетләрнең гомерен саклыйсыз. Сез чын патриотлар, — диде ул.

Соңыннан барысы бергәләп җыелып үзләре алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтеләр, алга планнар кордылар.

«Хатын-кызларыбыз йөзенче сетканы үрүне билгеләп үтүгә, йөздә беренчесенә әзерлек чараларын да башкарып куйдылар. Алар алга таба да егетләр исәнлеге өчен кирәкле гамәлне армый-талмый дәвам итәргә исәп тота», — дип белдерде мәктәп директоры Гүзәлия Батькова.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*