Татар халкы кайда гына, кайсы илләрдә сибелеп яшәмәсен туган телен, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен онытмыйча сакларга тырыша. Ханты-Манси автоном округының Югорск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез күршедәш башкорт халкы вәкилләре белән “Болгар” иҗтимагый оешмасына берләшеп әледән-әле милли чаралар уздыралар. Резеда Салахова җитәкчелегендәге оешма районда, округда оештырылган барлык чараларда катнашып килә.
Күптән түгел Югорскида “И туган тел, и матур тел” дип исемләнгән район фестивале узды. Әлеге фестивальнең кызыклы мизгелләрен сезгә тәкъдим итәбез.