Бүген Ханты-Манси автоном округындагы Совет районының оешуына һәм Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары башланачак.
Әлеге чаралар кысаларында 17 сентябрь көнне Малиновский поселогында “Чәк-чәк бәйрәме” уздырыла.
Төбәктә эшләп килүче татар-башкорт мәдәният үзәге тарафыннан әзерләнгән бәйрәмдә “Татар кызы” бәйгесе, милли уеннар, конкурслар һәм башка төрле гореф-гадәтләр каралган.
Бәйрәмдә халкыбызның милли ризыгы чәк-чәкне авыз итү булачак.
“Орфей” Мәдәният үзәге хәбәрләре буенча