tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале белән берлектә музыкаль бәйге игълан итте
Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале белән берлектә музыкаль бәйге игълан итте

Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале белән берлектә музыкаль бәйге игълан итте

Yummy Music лейблы «Мин татарча сөйләшәм!» фестивале белән берлектә музыкаль бәйгедә катнашырга чакыра. Фестиваль бу елның 26 апрелендә узачак.

«Музыкаль бәйгедә автор-башкаручылар катнаша ала. Моның өчен бары тик үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк», дип хәбәр итә оештыручылар.

Видеоның нинди техника белән — профессиональ камера яки телефон камерасына төшерелүендә аерма юк.

Башкаручылар саны — чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми», дип аңлата алар. Клиплар бәйгедә катнашмый.

Бәйгедә катнашу тәртибе:

Видеоны интернетка йөкләргә һәм түбәндәге гаризаны тутырырга: https://forms.gle/3tDCCqs5GuR3mhw79
«Мин татарча сөйләшәм!» фестиваленең ВКонтактедагы рәсми төркеменә кереп, бәйге турындагы постны
(https://vk.com/wall-1431363_6383) үз сәхифәңә репост ясарга.

Гаризалар 7 апрельгә кадәр кабул ителә.

8-15 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» ВКонтактедагы төркемендә (https://vk.com/mintatsoy) иң яхшы башкаручыга тавыш бирү узачак. Өч җиңүче 26 апрельдә Бауман урамында чыгыш ясарга чакырылачак.

Тагын бер яңалык: җиңүчеләр үз чыгышын заманча төркемнәр белән бергә әзерләячәк. Алар бер атна дәвамында бергә аранжировка ясаячак. Быелгы фестивальнең кураторлары — Gauga, ОММАЖ һәм Shanu төркемнәре.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*