Татар инди-сәхнәсенең төп иҗади берләшмәсе — Yummy Music лейблы 10 еллыгын билгеләп узачак. 30 июнь 18:00 сәгатьтә «Соль» клубының җәйге мәйданчыгында биш сәгатьлек концерт көтелә. Кичәдә бәйсез татар сәхнәсенең 10 башкаручысын ишетеп һәм күреп булачак: Gauga, ОММАЖ, Juna, Urtic, Усал, K-Ru, qaynar, Shanu, Malsi Music һәм Ilgiz.
«Узган елда лейбл 60 артык релиз чыгарды, алар барысы бергә өч миллионнан артык тыңлау җыйды. 10 еллыгы уңаеннан лейбл заманча төрки этно-музыкасы плейлистын әзерли, аны җәй буе Кабан күлендә тыңлап булачак. 2022 ел эчендә лейблның һәрбер резиденты альбом чыгарып өлгерде: Gauga — «Bichara», Оммаж — «Оммаж», qaynar — «meresimner», Urtic — «Күчтәнәч», Shanu — «Taran var», – диелә хәбәрдә.
Шулай ук бәйрәм уңаеннан Yummy Music барлык теләүчеләрне Милли китапханәдәге студиясендә иң күп кеше катнашындагы композиция яздырырга чакыра. Проектта теләге булган һәркем катнаша ала.
«Бездә уен коралында уйный белү, тавыш, нота белү, ритм һәм башка күнекмәләр буенча бернинди чикләү юк: проектта һәвәскәрләр дә, профессионаллар да, өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала. Катнашучыларга белгечләр ярдәм итәчәк. Һәр сәгать саен яңа кешене яздырабыз. Бу процесс иртәдән кичкә кадәр дәвам итәчәк. Композиция барлык музыкаль мәйданчыкларда яңгыраячак», – диде лейблның матбугат хезмәте.