4 – 7 сентябрь көннәрендә республикабызда, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара аңлашу буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев хуплавында, мәдәниятара аңлашуны алга сөрүче Казан җыены уздырылачак. Әлеге чараны оештыручыларның берсе – Казан мәдәният университеты профессоры, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, ”Европа-Азия” халыкара гуманитар академия президенты Энгель Таһиров белән очрашып, җыенның ничегрәк оештырылачагын сораштык.
– Татарстан-ЮНЕСКО мөнәсәбәтләренең тарихы 1983 елдан гына башлана дип исәпләнсә дә, моның тамырлары Милләтләр Лигасы кысасында барлыкка килгән Гаклый хезмәттәшлек комитетына барып тоташа дип уйлыйм мин. Тора-бара БМО каршында оештырылачак ЮНЕСКОны аның варисы дип әйтергә мөмкин. Татарстан Язучылар берлеге 1983 елны ЮНЕСКОга мәшһүр ”Кыйссаи Йосыф” әсәренең авторы Кол Галинең 800 еллык юбилеен үз календарена кертүне сорап мөрәҗәгать итте. Үтенечебезне канәгатьләндерделәр. Янә өч елдан соң без Габдулла Тукайның 100 еллыгын да шул календарьга кертүгә ирештек. Шулай итеп, әлеге мөхтәрәм халыкара оешма белән турыдан-туры багланышларга керүебезгә – быел 35 ел.
Шулай адымнар ныгый башлады. 1994 елда ЮНЕСКО башлангычы белән Чаллыда ”Дөньяның яшь шәһәрләре” дигән халыкара конференция үткәрдек. Беренче чирканчык алу, бу җәһәттә тәҗрибә туплый башлау булды ул. Инде 1999 елны Казанда ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институтын оештырганга, әлеге халыкара оешманың ишеге ничек ачылганын, аның белән ни рәвешле хезмәттәшлек итү юлларын белә идем. Шуңа күрә 2000 елда Парижда, ЮНЕСКОның штаб-квартирасында Казанның мең еллыгына багышлап, зур күргәзмә уздыру әллә ни кыен булмады. Бу сәфәребездә без Татарстан белән ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлек итү турында килешеп кайттык. Моңарчы әлеге халыкара оешма мөстәкыйль дәүләтләрнең хөкүмәтләре белән генә хезмәттәшлек иткәнгә, алар өчен бер кызыклы, файдалы яңалык булды бу. Шулай итеп Татарстан ”ЮНЕСКО – дөнья төбәкләре” яссылыгында беренче тулы канлы хезмәттәшкә әйләнде.
Казанның мең еллыгы кысаларында ”Бөек Идел юлы” чарасын уздыруга әлеге халыкара оешма зур өлеш кертте. 2000 – 2005 елларда бабаларыбыз йөргән зур юлларны әйләнеп кайту насыйп булды. Мәдәниятара аңлашуга чакырган дистәдән артык халыкара конференцияләрне үзебездә генә түгел, Иранда, Мисырда оештыруга да ирештек. Шөкер, ел саен мондый күләмле чаралар уздырып булмаса да, БМОның – җитмеш еллыгына, ЮНЕСКОның җитмеш еллыгына да багышлап, үзебездә, Казанда конференция үткәрдек. Дәүләт акчасына уздырылса да, без бу конференцияләрне халык дипломатиясенең бер чагылышы, әйтик, вузлар, мәктәпләр белән хезмәттәшлек итү чарасы, мәдәниятләрне үстерү, халыкларны рухландыру ысулы дип карыйбыз.
Быелгы җыенның бер яңалыгы шуннан гыйбарәт: КФУда эшлекле уен рәвешендә, әлеге оешманың ничек эшләгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрсәтү өчен, ”ЮНЕСКОның Казан моделе” дигән чара узачак. Әле былтыр гына БМОның Казан моделен үткәргән идек.
Дөньяда халыкара оешмалар аз түгел. Әмма дәүләти, милли булмаган, байрагына бер тап та төшермәгән бердәнбер оешма калды. Ул да булса – ЮНЕСКО. Сәяси максатлар куймаганга, кемгәдер өстенлек бирмәгәнгә, халыклар көнкүрмешендәге гаять киңкырлы мәcьәләләрне, әйтик, фән, мәгариф, әдәбиятны, бигрәк тә әхлакны кайгыртканга, үз итәм, бик яратам мин аны. Гомумән, бу оешманы дөнья халыкларының рухи мәркәзе дип әйтсәң дә артык булмас. Конференциядә шул хакта чыгыш ясармын дип торам. Җыен кысасында ”Минтимер Шәймиев – ЮНЕСКО” дигән китапны тәкъдим итү булачак. Әлеге тәкъдим итү тантанасында беренче Президентыбызның милләтебезне дөньяда таныту эшенә керткән өлеше турында сөйләргә уйлыйм.
Рәшит Минһаҗ