Төмән өлкәсе халыкларының матди һәм рухи мәдәнияте белән танышырга теләүчеләр өчен табигатьнең бик матур урынында – Төмән районының Черная речка авылында «Юрибей» этнографик паркы ачылды.
Бу хәбәрне ишетүгә, өлкәбез этнографы, музей хезмәткәре Ришат Рәхимов күз алдына килде. Аның нәкъ шундый парк булдыру турында әйткән сүзләре истә калган. Ялгышмаганмын, чынлап та парк аның хезмәт җимеше икән. Тулырак мәгълүмат алу өчен Ришат Хәлит улының үзе белән сөйләшергә булдым.
– Этнопарк булдыру идеясе күптән туган иде. 2009 нчы елларда ук дип уйлыйм. Уват районында музей төзедек. Ул вакыттагы район башлыгы этнопарк проектын да хуплаган иде. Ләкин илдәге үзгәрешләр планнарны киләчәккә этәрделәр. Тагын бер урында башлап карадым. Анда да бик уңышлы килеп чыкмады. Соңгы вакытта ЯНАОның элекке губернаторы Юрий Неелов белән бу турыда сөйләшергә насыйп булды. Ул озак уйлап тормастан, ризалыгын бирде. Шулай аның ярдәме белән эш башланып китте. Мине монда проектның фәнни җитәкчесе буларак чакырдылар. Проектның нигезендә этнопаркта өлкәдәге барлык төп халыкларның мәдәниятен тәкъдим итү каралган. Әлегә паркта ханты-манси, селькуп, ненец, казах, алтай этнослары көнкүреше, мәдәнияте, яшәеше белән танышырга мөмкин. Монда чын милли өйләр булдырылган. Мин 25 ел стажлы профессионал этнограф буларак, бу эшләрне яхшы белеп, аңлап башкарып чыктым. Мин 50ләгән фәнни экспедициядә катнаштым, 40лаган фәнни эшем бар.
Этнопаркның беренче этабы 9 августта ачылды. Хәзер инде себер татарлары һәм рус өйләрен әзерләү белән шөгыльләнәбез. Бу этап элеккесеннән күпкә катлаулырак. Алар хуҗалыгында төзелешләр күп. Өй үзе, мунча һәм башкасы. Нюанслары шактый. Шул ук бураны гына да елның теләсә кайсы чорында төзеп булмый.
Себер татар йорты биш стеналы, ике бүлмәле булачак. Монда инде халкыбызга – газета укучыларыбызга мөрәҗәгать тә итәр идем. Проектның җитәкчесе буларак, себер татарларының торагын бик яхшы итеп корасы иде. Авылларда яшәүчеләрдә борынгы кулланылган әйберләр бар әле. Аларны безнең музейга биреп була. Барлык документлар да тиешенчә рәсмиләштереләчәк. Бирүче, сатучы кешеләр исемнәре язылып барылачак. Безгә бик тә элекке мебель кирәк. Бик матур булмаса да ярый, кайсыдыр җире сынган булуы да бар. Алар яңадан ясалганга караганда тарихи яктан күпкә тәэсирлерәк. Тагын да себер татарлары белән бәйле кием, өй кирәк-яраклары, транспорт, кораллар – барысы да татар этнопаркын бизәячәкләр. Музейга куярлык әйберләр бирергә теләүчеләр миңа – Ришат Рәхимовка мөрәҗәгать итә алалар. Тик шалтыратырга кирәкми. Ә WhatsApp, Viberда язарга була. Минем телефон номеры: 8 922 474-80-56.
Себер татары йорты белән бергә планга барлык хуҗалыктагы корылмалар да кертелгән. Мәсәлән, амбар, эт оясы, сарай һәм башкалар. Әле анда себер татарларының бик борынгы агачтан эшләнгән тирмәсен (юрта) дә реконструкцияләмәкче булам. Бу өлкәбездә себер татарлары мәдәнияте белән тулы рәвештә танышырга мөмкинлек бирә торган бердәнбер урынга әверелер дип уйлыйм. Һәркем өчен дә кызыклы, эчтәлекле парк оешырга тиеш.
Күптән түгел губернаторыбыз да килде. Аңа бик ошады. Планнар белән танышты.
Этнопаркта милли халык ашлары белән таныштыру, экскурсияләр, бәйрәмнәр, фестивальләр үткәреләчәк. Учакта казанда кайнаган майда себер татар бавырсагы да пешереләчәк.
Этнопаркның төп идеясе – Диснейленд оештыру түгел, ә Себердә яшәүче халыклар белән таныштырган чын музей булдыру.
Төмәннән 40 чакрымда урнашкан бу территориядә, этнопарктан тыш, дөя, страус, кыргый кабан, индия сыеры һәм башкалар белән мактана алырлык зоопарк бар. Бер якта «Ямал» авиакомпаниясе самолеты утыра. Тиздән анда балалар өчен кафе ачылачак. Заманча пыялалы бинада «Табигатькә тәрәзә» исемле музей оештыру каралган һәм күгәрченнәр күргәзмәсе урнашачак. Тагын да монда ретро автомобильләр карарга була.
Кыскасы, ял итәр һәм файдалы мәгълүмат туплау өчен бик шәп паркка әйләнәчәк «Юрибей».
Гөлнур ВӘЛИЕВА