Ютазы районына эш сәфәре белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов килде.
Сәфәрнең төп максаты Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районындагы җирле оешма эше белән танышу һәм “Үз өемдә үз көем” радиотапшыру циклы кысаларында Ютазы районы турында тапшыру яздыру.
Хөрмәтле кунакларны районыбызның иң борынгы Бәйрәкә авылы җирлегендә каршы алдык. Биредә алар күптән түгел генә төзелгән Габделәхәт мәчетенең эшчәнлеге белән таныштылар, соңрак Идел буендагы иң зур мөселман уку йортларының берсе саналган Гобәйдия мәдрәсәсе музей-комплексында экскурсиядә булдылар. Шунысы игътибарга лаек, биредә үз вакытында мәҗбүри ислам кануннарыннан тыш, татар һәм рус телләре, география, математика, Россия тарихы һәм башка дисциплиналар укытылган. Ягъни, Гобәйдуллиннарның белем бирү системасы нигезендә тулаем татар халкының алгарышына булышлык иткән тәрбия һәм укыту принциплары яткан. Авыл тарихының уникаль архитектура һәйкәлен саклый алган бәйрәкәлеләр мактауга лаек.
Аннары кунаклар Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар. Биредә алар татар теле һәм әдәбияты укыту, балаларга милли белем һәм тәрбия бирү процессы белән таныштылар, укучыларның милли өс киемнәре тегү буенча мастер-класс карадылар. Ә 2 санлы Урыссу балалар бакчасындагы нәниләрнең чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Балаларның матур итеп үз телебездә кунакларны сәламләве, җырлавы һәм шигырьләр сөйләве, тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм балалар тарафыннан төшерелгән мульфильм һәм “Әбиемнең күңел сандыгы” музыкаль-театральләштерелгән тамаша караганда балаларыбыз өчен горурланып утырдык.
Соңрак делегатлар шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә әле узган елда гына ачылган тарих-туган якны өйрәнү музеенда да булдылар. Биредә алар район тарихы белән таныштылар, җирле риваятьләргә тукталдылар.
Район җитәкчесе Аяз Шәфигуллин белән әңгәмә корганнан соң, очрашу район башкарма комитетының утырышлар залында дәвам итте. Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районындагы җирле оешма җитәкчесе Лилия Гәрәева 2025 елга нәтиҗәләр һәм 2026 елга билгеләнгән бурычлар буенча чыгыш ясады. Шулай ук катнашучылар мәгариф һәм мәдәният бүлекләренең узган елга исәп-хисаплары белән дә таныштылар. Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең “Мәхмүт” мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин җыелучыларга изге Ураза ае башлану хөрмәтенә бик матур, тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.
Утырыш ахырында Ирек Илдус улы Шәрипов җирле оешма эшендә актив катнашкан ютазылыларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Гәрәева Лилия Җәүдәт кызы, Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районы бүлеге җитәкчесе, Ютазы башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе