Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә быел 60ка якын гариза килде. Нәтиҗәдә 15 проект финалга чыкты. Бу хакта «Милли Казан» Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Проект авторлары арасында алдагы елларда җиңү яулаган катнашучылар да бар:
– Баязитов Фаил
– Галиуллина Илүзә
– Гатауллин Булат
– Гарифҗанова Ләйлә
– Гафиятуллина Диләрә
– Закирова Миләүшә (2 проект)
– Кадыйрова Сәйдә
– Камалова Зөләйха (2 проект)
– Ләбипова Ләйсән
– Сабирҗанова Динә
– Хафиз Алсу
– Хәсәнов Баязит
– Шәрәпова Ләйсән
Якын арада финалистлар үз проектларын жюри әгъзаларына тәкъдим итәчәк: презентация барышында катнашучылар идеяләре белән уртаклашып кына калмыйча, аларның әһәмиятен дәлилләргә тиеш була. Бәйгенең гомуми приз фондыннан иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен грантлар тапшырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе Казан Мэриясе тарафыннан Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов инициативасы белән 2021 елдан оештырылып килә. Ул арада грантлар ярдәме белән 19 проект тормышка ашкан.
2024 елда, «Үз телем» бәйгесендә Динара Фәйрушина (логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (С.Габәши исемендәге милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» аудио- һәм видеоподкасты), Зөләйха Камалова («Барсиклар һәм Неко» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан. Егет. Кыз» спектакле) җиңеп чыккан иде.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar