tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үз телем” бәйгесенең җиңүчеләре арасында Тубыл егете
“Үз телем” бәйгесенең җиңүчеләре арасында Тубыл егете

“Үз телем” бәйгесенең җиңүчеләре арасында Тубыл егете

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган “Үз телем” бәйгесенә нәтиҗә ясалган һәм җиңүчеләр арасында Тубыл шәһәрендә туып үскән, шәһәрнең унбишенче мәктәбен тәмамлап И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга кергән Айдар Ниязов та бар. Без аны ихлас күңелебездән котлыйбыз. Ул кече яшеннән Тубылның музыка мәктәбендә, аннары А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният мәктәбендә белем алды. 15 нче мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин, мәктәп коллективы, укытучысы Нәҗия Хәкимова сәләтле, тырыш булган Айдар Ниязовка котлауларын юллыйлар. Быел Айдар И.В.Әүхәдиев исемендәге көллияттә укуын тәмамлап диплом ала һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенә укырга керә.

Бу уку йортында да белем алып, уңышлы укып чыгарга язсын. “Үз телем” бәйгесе дипломына лаек булган Айдар: ”Мин ихлас күңелемнән бу бәйгене оештыручыларга рәхмәтләремне әйтәм. “Үз телем” бәйгесендә узган ел да катнашып караган идем. Быел җиңүчеләр рәтендә булдым. Казанда татар телен, мәдәниятебезне үстерүгә зур мөмкинлекләр бар. Бу уңайдан, мин төрле кызыклы проектларда катнашырга тырышам. Казандагы барлык укытучыларыма, оркестрыбыздагы коллегаларыма, бәйгене оештыручыларга, Казан шәһәре Башкарма комитеты белән берлектә Казан шәһәре Думасына, безнең иҗади эшебезгә бәя бирүчеләргә рәхмәтлемен. Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә мондый зур игътибар булганына шатмын. 2023-24 еллар вакыйгаларга бай булды. Без филармониядә узган ”Безнең җыр” проектының финалында катнаштык, Казан Кремлендә “Калеб” яңа буын җыенына, күренекле шәхес, шагыйрь, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Булат Ибраһимның җылы сүзләренә, Айгөл Гардисламованың онытылмаслык, сокланырлык чыгышлары, иҗади эшчәнлеге күңелемдә матур хатирәләр калдырды.

“Казан солистлары” камера оркестры «Кремльдә Ольга Скепнер белән джаз» легендар фестивалендә, Салих Сәйдашев музеенда узган концерт-лекциядә, “Татар көйләре:чорлар диалогы” дип аталган чарада чыгыш ясады”,-дип сөйләде.

Филармониядә узган ”Безнең җыр” проектының финалында да “Казан солистлары” камера оркестрында уйнаучы сәләт ияләре дирижер Айдар Ниязов, Аделия Зарифуллина (фортепиано), Азат Нургаянов катнашалар.

“Үз телем” бәйгесенең җиңүчеләре арасында булган Тубыл егете Айдар Ниязовка якташлары котлауларын юллап киләчәктә дә уңышлар телиләр. “Үз телем” бәйгесе җиңүчеләре үз проектларын ел ахырына кадәр тормышка ашырырга тиеш.

Айдар Ниязовның уңышлары турында язганда аның әбисе Фәүрия апа Ниязованы искә алып китәсе килә. Фәүрия апа әни урнында булып Айдарының сәләтен, кызыксынуын күреп кече яшеннән татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләп үстерә, укыта. Ул үзе дә иҗади кеше. Тубыл шәһәрендә яшәгәндә төрле иҗат фестивальләрдә, шигърият бәйгеләрендә катнашып беренче урыннар ала иде. Бүгенге көндә татарларны үз канаты астына җыйган, туплап торган Мәркәзебез Казанда яшәүче якташларыбызның киләчәге якты булсын. Янәшәгездә булган иҗатташ дусларыгызның таянычын тоеп, бердәмлектә яңа үрләр яуларга язсын сезгә!

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*