24-26 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Үзбәк академия милли драма театры (Ташкент ш.) гастрольләре үтә. Гастрольләр Үзбәкстан һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла. 24, 26 сентябрь 19.00, «Язмыш сынавы», Кучкар Наркабил.

Чыңгыз Айтматовның «Ана кыры» әсәре гади хатын-кыз язмышы хакында. Аның, зур сынаулар кичеп тә, үз өлешенә тигән бәхетсезлекләрне куып тарата алырдай чиксез бөек көче турында. Олы яшьтәге хатын, ана сугышта ирен һәм улларын югалта, үзе авыр яралана, тик төшенкелеккә бирелми, киң күңелле кеше булып кала ала. Карт Толгонай – ару белмәс тырыш хатын, зирәк һәм якты күңелле кеше… Гомеренең азагына җиткәндә ул, кырларга чыгып, җир ана белән сөйләшә башлый. Чөнки җир, хезмәт һәм гаилә аны бәхетле иткән байлыклар… 
Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Билетларны Камал театры сайты аша kamalteatr.ru һәм кассадан алырга мөмкин: (843) 293-03-74. ММЧ өчен аккредитация: 8(927) 446 45 42 pr@kamalteatr.ru (Илшат Латыйпов).



 
					
				 
 
			