Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Үзбәкстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Чара Ташкент шәһәрендә Үзбәкстан Республикасы министрлар кабинетының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр Комитеты бинасында үтте.

Милләттәшләр белән очрашуны Васил Шәйхразиев алып барды. Ул Татарстаннан читтә яшәүче татарларны Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, проектлары белән таныштырды. “Татарча диктант” проектында катнашырга чакырды, татар халкы үсеше стратегиясенә тәкъдимнәр кабул ителүе турында искәртеп узды.
Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов Татарстан һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов белән элемтәләрнең нык булуын белдерде. “Безгә күп нәрсәләргә Татарстаннан өйрәнәсе эле. 44 пунктан торган Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек турында “юл картасы” бар. Шуны тормышка ашыру өстендә актив эшләр бара”, – диде ул. Бүгенге көндә Татарстан югары уку йортларында 800 ләп студент белем ала. Татарстаннан килеп бездә үз эшен ачып җибәрүчеләргә ярдәм итәчәкбез, дип ышандырды.
Үзбәкстан Республикасы министрлар кабинетының милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр Комитеты рәисе урынбасары Камолиддин Ишанходжаев исә үз чыгышында Үзбәкстан җирлегендә яшәүче татарларның актив һәм тырыш булулары турында бәяләмә бирде.

Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе урынбасары Камилә Ковтунова белдерүенчә, Үзбәкстанда Татарстан Республикасында җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ зур. Гаилә бизнесы белән шөгыльләнүче Камилә Ковтунова җирле татарлар Татарстан продукциясен Үзбәкстан халкына җиткерүдә ярдәм күрсәтә алыр иде дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, тәкъдимнәр Кытай һәм Корея кебек илләрдән килә, әмма халык Татарстанда җитештештерелгән азык-төлеккә өстенлек бирә, дип белдерде ул. Камилә Ковтунова Татарстан спортчылар Үзбәкстан тауларында урнашкан спорт комплексларына чакырып калды.

Үзбәкстанда яшәүче олпат милләттәшебез, аксакал Рим Гиниятуллин очрашуда татар халкының киләчәге өчен борчылуын белдерде. “ Татарстанда хәлләр бар яктан да яхшы булган очракта гына, татарның киләчәге бар. Татарстан – рухи үзәк ул”, – дип белдерде. Рим әфәнде Казанда берәр урамга үзбәк милләтеннән булган танылган шәхеснең исемен бирергә тәкъдим итте.
Очрашуда яңгыраган тәкъдимнәргә карата Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз фикерләрен, татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә милләт хакына хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Үзбәкстан Республикасында Яңа гасыр телевидениесенең корпунктын ачу нияте барлыгы турында хәбәр итте. Татар яшьләренә, эшмәкәрләргә активрак булырга, Татарстан проектларында катнашырга чакырды.
Татарстан Республикасы белән чрашуда 120 ләп милләттәшебез катнашты. Үзбәкстан Республикасында яшәүче танылган татарларга дәүләт буләкләре тапшырылды.
Бүләкләнчеләр исемлеге:
- «Дуслык» Ордены
- Гыйниятуллин Рим Абдулла улы – Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең аксакаллар Шурасы рәисе
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале
- Ковтунова Камилә Мөхәммәт кызы – Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе урынбасары
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
- Измайлова Галия Хәсән кызы – Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе әгъзасы
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
- Арутюнова Маргарита Владимир кызы – Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең идарә рәисе әгъзасы, Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге каршындагы татар яшьләре Шурасы әгъзасы
- Ташкент шәһәре татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенә истәлекле бүләк.
Ленара Кутеева,
Алена Низамова