Бүген үзләренә кызыклы шөгыль тапкан яшьләрнең күп булуы сөендерә. “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе булып торган, милли тормышта актив катнашкан Гөлфия Әхтәмованың да бер сәләте бар – ул киемнәргә милли бизәкләр төшерә.
Гөлфия Удмурт дәүләт университетында дизайнер һөнәрен үзләштерә. Футболкаларга рәсем төшерү сәнгате белән беренче тапкыр 2012 елда, “Иман” татар яшьләре берлеге оештырган милли лагерьда таныша. “Анда киемнәргә рәсем ясау буенча остаханә оештырылган иде. Без буяулар белән төрле бизәкләр ясадык. Тик әлеге рәсемнәр тиз уңдылар, чөнки буяулар тукыма өчен туры килми иде. Бер елдан мин тагын лагерьга бардым, ул вакытта инде махсус, сыйфатлы буяулар кулландык. Бизәкләр озак торды”, — дип сөйләде Гөлфия.
Әлеге шөгыль аңа шулкадәр ошап китә, өйгә кайткач, ул иске киемнәргә төрле-төрле рәсемнәр төшерә башлый.
Футболкага бизәк төшерүнең үз тәртипләре дә бар икән. “Мин башта үземә ошаган рәсемне сайлыйм. Шуннан соң трафаретлар ясыйм һәм скотч ярдәмендә аны футболкага ябыштырам. Пумала белән эшләгәндә буяу тигез төшмәскә мөмкин, шуңа күрә губка белән эшләргә яратам. Футболка эченә аслык куярга кирәк. Чөнки буяулар сыек булу сәбәпле, тукыманың икенче ягына да чыгып, футболканы пычратырга мөмкин. Буяп бетергәч трафаретны алам, ниндидер төгәлсезлекләр калса, төзәтәм”, — дип, эш барышы белән таныштырды Гөлфия.
Милли бизәкләр төшерелгән киемнәрне күп вакытта үзе өчен эшли ул. Дуслары, танышлары арасында да сораучылар бар икән. “Мондый киемнәрне Удмуртиядә табып булмый, бары тик Казанда гына. Ә милли бизәкләр минем өчен бик якын. Бизәкле киемнәрне көндәлек тормышта да кияргә була дип саныйм. Сораучы булса, әлбәттә, башка төрле рәсемнәр дә ясыйм”, — ди Гөлфия.
Эльвира Хуҗина
yanarysh.ru