Игътибар иткәнегез бардыр: соңгы елларда милли кием чын-чынлап модага керде. Сабантуй, башка берәр күләмле чарамы, хатын- кызлар башына калфак кия. Милли бизәкле сумка, алка, муенса кебек бизәнү әйберләре бүген бик күп гүзәл затларның тартмасында бар. Рәсми затлар арасында да милли колоритлы кием‑салым киючеләрне очратырга туры килгәли. Дөрес, һәрвакыт түгел, шулай да аерым чараларда шартын туры китерергә тырышалар.
Милли киемнәребезне дөнья аренасында димим, Россия күләмендә булса да танытып буламы? Моның өчен нәрсә кирәк? Башлангыч милли дизайнерлар белән очрашып, шул хакта сөйләштек.
«ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ КИРӘК»
Игътибар иткәнегез бардыр: соңгы елларда милли кием чын-чынлап модага керде. Сабантуй, башка берәр күләмле чарамы, хатын-кызлар башына калфак кия. Милли бизәкле сумка, алка, муенса кебек бизәнү әйберләре бүген бик күп гүзәл затларның тартмасында бар. Рәсми затлар арасында да милли колоритлы кием‑салым киючеләрне очратырга туры килгәли. Дөрес, һәрвакыт түгел, шулай да аерым чараларда шартын туры китерергә тырышалар.
«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова исә һәрвакыт милли киемнән йөри. Бу аңа тагын да затлылык өсти кебек. Гардеробында иллеләп калфак кына бар икән. Ул аларның күбесен үз кулы белән чигә. Күлмәкләрен исә махсус тектерә.
– Безгә үзебезчә, чын татарча киенергә кирәк, – ди Кадрия ханым. – Кызганыч, бүген күпчелек хатын-кызлар милли йөзебезне югалта бара. Төркия, Гарәп илләренә охшатып тегелгән озын күлмәкләргә өстенлек бирәләр. Ә бит татар кызлары гомергә күтәртмә якалы күлмәк кигән. Яулыгын артка бәйләп йөргән. Шуңа да бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле.
Кадрия ханым татар күлмәкләрен дә дөньяга танытып була дип саный. Тик аның өчен дәүләт ярдәме кирәк, дип исәпли.
– Чит төбәкләрдә, чит илләрдә дә еш булабыз. Минем өс-башымны күреп: «Кадрия Рәисовна, безнең дә сезнең кебек йөрисе килә», – диләр. Һәм бу бер сәяхәттә генә түгел, бөтен җирдә шулай. Ягъни милли күлмәкләргә, читек, кәвешләргә сорау бик зур. Бүген шушы өлкәне җайга салып, тегү фабрикасы оештыру – төп мәсьәлә. Әлбәттә, бу турыда уйлаучылар, хәтта бизнес-план төзегән кешеләр дә бар. Тик дәүләттән зур ярдәм булмаганда, коры инициатива белән генә булмый шул…
Казанда милли дизайнерларны берничә уку йорты әзерли. Шуларның берсе – КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы. Әлеге уку йортын тәмамлаган егет-кызларның кайберләре бүген үз эшләрен ачкан, алар милли бизәкле камзул-күлмәк, калфаклар эшли. Дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы каршында «Tatar style» исемле декоратив-гамәли сәнгать һәм дизайн иҗат остаханәсе эшли. Аның җитәкчесе – Россия дизайнерлар берлеге әгъзасы, мөгаллимә Рада Инсаф кызы Сәлахова. Тормыш иптәше Расыйх Фарук улы Сәлахов та биредә укыта, алар – чын мәгънәсендә иҗади гаилә. Бүген гаилә бизнесы булдыру юнәлешендә эшлиләр: Кукмара итекләренә милли бизәкләр тегеп, сатуга чыгаралар.
Рада ханым белән «Tatar style» остаханәсе һәм милли киемнәребез турында сөйләштек.
– Татарның милли киемнәрен күпләр һаман да чабата, яулык белән алъяпкыч итеп кенә күз алдына китерә. Ә бит халкыбызның милли мәдәни мирасы заманча аһәңнәр белән баетылган киемнәр, күн мозаика эшләре, үргән челтәр изүләр белән дә бай ич. Мәсәлән, Нырты челтәрчеләре тарихта гына калган. Безнең студентлар әнә шул тарихны торгызырга алынды…
Рада ханым студентлар белән төрле коллекцияләр булдырган. Кызлар аларны киеп төрле кичәләрдә чыгыш ясыйлар ди. Бөтен җирдә сокланып калалар икән үзләренә!
– Милли юнәлештә эшләүче дизайнерларның, һичшиксез, киләчәге бар, – ди Рада ханым. – Моны студентлар да аңлый. Гел яңа идеялар белән янып яшиләр. Киләчәктә дәүләт тарафыннан бу юнәлеш үстерелсә, бер дигән кадрларыбыз бар…
«БАЕП БУЛМЫЙ»
Өендә милли бизәкле кием, бизәнү әйберләре ясап сатучыларның төгәл санын әйтү авыр. Рәсми рәвештә теркәлү узмагач, аларны каян беләсең? Шулай да милли стильдә башлап иҗат итүче дизайнерлар саны меңгә туларга мөмкин, дип фаразлыйлар. Арада шактый танылганнары да бар. Шуларның берсе – Алсу Мусавирова. Ул нигездә күннән бизәкле букча, янчык, бизәнү кебек әйберләр эшли. Алсу мәгълүм табышмактагы кебек: «Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә». Башта теге яки бу модельне уйлап таба, аннан аны кәгазьгә төшерә. Шуннан күнгә сыза, кисә, тегә… Һәм әзер эшләнмәләрне тарату, сату белән дә шөгыльләнә: фонга туры китереп, зәвыклы итеп фотога төшерә. Иң соңгы эше – Интернеттагы шәхси аккаунтына урнаштыру. Әлбәттә, боларның барысына да кеше яллап, «бизнес» белән зурлап шөгыльләнергә дә була. Тик… әлегә бу Алсу өчен хыял гына. Җәелеп эшләргә, беренчедән, урын кирәк. Аның өчен арендага аерым бина булуы шарт. Ә бу өстәмә чыгым дигән сүз. Шуңа күрә бүген аның Казандагы фатиры остаханә дә, сәүдә үзәге дә. (Мин килгәндә Алсу аш бүлмәсендә каптырмалар ясый иде).
– Яшерен-батырын түгел, яшь дизайнерга җиңел түгел, – диде ул.
Алсу үзе ясаган эшләнмәләрне аш өстәленә тезеп салды. Букчаларның бәясе 5 мең сум тора, алкалар – 1500 сум.
– Гади сатып алучы өчен бик арзан түгел икән, – дим.
– Алар барысы да чын күннән эшләнгән, Италиядән заказ белән кайтартам, шуңа кыйммәт, – ди яшь оста.
– Ә бәлки, чын күн урынына арзанлы чимал кулланырсың? Клиентларың күбәер иде, – дигән булам.
– Милли бизәкле букча, янчык, бизәнү әйберләре гомер-гомергә чын күннән эшләнгән. Ясалма күн яки арзанлы чимал куллансаң, сыйфат икенче чыга. Шуңа күрә үзебездә эшләнгән күннән андый әйберләр ясамыйм. Дөресен генә әйткәндә, мондый юнәлештә эш башлармын дип башыма да китерми идем. Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Мәктәпне бетергәч, Н.И. Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесына укырга кердем. Аннан соң Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать университетының Казан филиалын тәмамладым. Беренче алканы үзем өчен ясадым. Миннән күреп дус кызларым да шундый алка ясап бирүне сорады. Алардан күреп башкалар заказ бирде. Кыскасы, «чыбыксыз телефон» яхшы эшли булып чыкты. Тора‑бара милли бизәкле муенсалар да ясый башладым. Аннан калфак эшләдем, шуннан акча янчыгы, клатч һ.б.
Алсу, башка яшь дизайнерлар кебек, «Печән базары», Сабантуй кебек милли чараларда актив катнаша. Андый җирләрдә кул эшләнмәләрен сатып алучылар күп була икән.
– Әлбәттә, үз кибетләремне булдыру турында хыялланам, – диде яшь дизайнер. – Тик бу әлегә хыял гына. Ничек кенә булмасын, мин бер урында таптанмыйм. Ел саен яңа коллекция уйлап чыгарам. Даими сатып алучыларымның сүзенә дә колак салам. Бу минем өчен эш кенә түгел, ә күңелгә рәхәтлек, җанга ләззәт бирә торган шөгыль дә…
КАЗАННЫҢ ҮЗ СӨЛГЕСЕ БАР
Милли кием-салым, букча, бизәнү әйберләре эшләүче дизайнерларны барларга, алар белән аралашырга тотынгач, «Казан сөлгесе» искә төште. Әлеге бренд исеме күпләргә таныштыр. Проектның җитәкчесе – Гөлнара Нурмөхәммәтова. Гөлнараның эшкуар ханыма әйләнүе һәммәбезнең дә күз алдында булды. «Татарстан» радиосында эшләп, декрет ялына киткәч, яшь ана социаль челтәрләргә чигүле сөлгеләр куя башлады. Һәм «Казан сөлгесе» исеме астында үзенең брендын да булдырды. Бу бренд тиз арада популярлык яулады.
Бер карасаң, чигүле яулык, сөлгеләр безнең халык өчен яңалык түгел. Кадерле ядкарь булып, әбиләр сандыгында сакланган ул әйберләрне яңартып, Гөлнара Америка ачмаган. Бары халыкка нәрсә кирәклекне тоемлап, вакытында эшкә тотынган.
– Мәктәптә укыганда, Сабантуй бәйрәме алдыннан ярыша‑ярыша кулъяулык чигә идек бит, – дип «акланды» Гөлнара. – Шулай булгач, белгән һөнәремне яңарттым гына. Авылларда бүген дә чигү чиккән хатын-кызлар бар. Милли бизәкле киемнәр, заманча эшләнгән калфаклар, түбәтәйләр безнең халык өчен яңалык түгел. Ә өйдә кулланыла торган көнкүреш әйберләре сирәк. Шуны уйладым да: «Нишләп әле үзебезнең милли үзенчәлегебезне күрсәтмәскә? Аш бүлмәсендә – милли тастымаллар, юыну бүлмәсендә – милли сөлгеләр, йокы бүлмәсендә урын‑җир комплектлары булмаска тиеш?» – дидем.
Гөлнара дөрес фикер йөрткән: көнкүрештә кулланыла торган милли бизәкле әйберләргә сорау зур булып чыга. Тормыш иптәше Азат та бу ниятне хуплый – эшнебергә алып баралар. (Азат – профессиональ көрәшче, спорт остасы.) Һаман эзләнүдә алар – әле менә милли бизәкле көрәш костюмнары тегәләр.
Гөлнара шәхси эшмәкәр булып теркәлгән, ягъни салымнарны түләп, барысын да рәсми эшли. Тик Гөлнара кебекләр республикада күп түгел. Ни өчен дигәндә, бүген милли дизайнерларның күбесе теркәлми генә эшли, чөнки аларның әле эшләре тотрыклы түгел, бүген бар, иртәгә юк дигәндәй.
– Мин дә башта шәхси эшмәкәр булып теркәлми генә эшләдем,-диде. – Эшләр җайланып, ярдәмгә кешеләр алып, җәелеп эшли башлагач, күмәртәле заказлар барлыкка килде. Ягъни төрле оешмалар заказ бирә башлады. Ә алар бары документ буенча – шәхси эшмәкәрләр белән генә эшли. Шуңа күрә, телимме-юкмы, теркәлергә туры килде. Тик мин зарланмыйм, Аллага шөкер, тырышсаң, эшне алып барып була. «Салым түлә дә тыныч йокла!» – дигән сүзнең чын мәгънәсен аңладым хәзер.
Гөлнара сөлге, тастымалларга, урын‑җир комплектларына рәсемнәрне компьютер ярдәмендә ясый. Ләкин һәр бизәкне үзе уйлап таба. Шуннан программаны чигә торган машина өчен көйлиләр. Һәм машина чигеп бирә. Моның өчен аерым кешеләре бар. Тукымаларның сыйфаты югары, Россиядә эшләнгән чын киҗе-мамыкны гына сатып ала. Бәяләргә килгәндә, сөлге-тастымаллар 300 сумнан 1 мең сумга кадәр, урын‑җир комплектлары 3 мең сумнан 5 меңгә кадәр.
– Киләчәктә әбиләребездән килгән бизәкләрне яңартып эшлисем килә, – диде Гөлнара. – Аларга үсемлек, чәчәк бизәкләре мулдан төшерелгән бит.
– Гөлнара, эшләр болай җайлыга киткәч, журналистиканы ташларсыңмы икән? – дим.
– Әлегә белмим, журналистика минем өчен бик якын. Ләкин «Казан сөлгесе» проекты да балам кебек кадерле. Ул да бит – иҗат. Әлбәттә, декрет ялында тик утырганчы дип кенә алынган идем… Хәзер инде кереп чумдым. Иртә белән заказны илтергә, тукымаларны алып кайтырга, кешеләр белән очрашырга кирәк. Шул арада Интернет, телефон аркылы сатып алучылар белән аралашам. Бер сәгатькә дә контрольне югалтырга ярамый, эшкуарлык шулай икән ул…
Гөлнара эшенә тагын да ныграк «кереп чумарга» җыена – ТР Икътисад министрлыгыннан эш башлаучы эшкуарларга бирелә торган грант алып, эшен тагын да киңрәк җәелдерергә уйлый.
…Сүз башында татар милли киемнәрен Россия күләмендә чыгару мөмкинме дигән идем бит. Әйе, мөмкин. Миңа калса, моның өчен иганәчеләр, эшкуарларны тартырга кирәк. Ә нәрсә, сорау бар, бары тик эшне системага кертеп, (әлбәттә, эш иң беренче акчага кайтып кала) бизнес-план төзеп эшләтеп җибәрергә генә кирәк. Милли кием, бизәнү әйберләренә Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка шәһәрләрендә дә ихтыяҗ зур. Шул ук Казанда эшләүче дизайнерлар да әйтеп тора: кул эшләнмәләрен Интернет аша чит илләргә дә еш соратып алалар.
Милли киемнәребез модага керде, монысы – бәхәссез. Әлбәттә, әлегә бу күренеш татарлар арасында гына күзгә ташлана, әмма тора-бара, бәлки, кызыгып китеп, башка халыклар да безнең милли бизәкле алка, чүәкләрне киеп йөри башларлар? Ә нәрсә, кызыгырлык бит!
ФАКТЛАР
Татар чигү сәнгатенең чәчәк аткан чоры XVIII–XIX гасырларга туры килә. Ул чорда алтын җеп белән чигү дә модада булган. Совет власте елларында алтын җеп белән чигү әкренләп юкка чыга.
Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәр: шәһәрчә һәм авылча. Шәһәр чигүенә Көнбатыш модасы йогынты ясаган. Халык чигеше (авылча) элеккеге традицияләрне, йолаларны күбрәк саклап калган. Авылларда кыз балаларны 5 яшьтән кул эшләренә – эрләргә, тукырга, чигәргә, бәйләргә өйрәткәннәр. Унбиш яшькә җиткән кыз бала үзенә бизәкләп чигеп эшләнгән бирнә хәзерләгән.
Чигү үрнәкләрен Азия, Европа, Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә очратырга мөмкин.
Руфия Фазылова, protatarstan.ru,
Фотограф: Ната Смирнова;
дизайнерларның шәхси архивларыннан.