Елдагыча сентябрьнең беренче атнасында Казан мөселман кинофестивале узачак. Быел ул нинди яңалыклары белән куандырыр соң? “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, быел 60ка якын илдән 1000гә якын гариза кабул иткәннәр. Нәтиҗәдә кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкчелегендәге жюри 65 картинаны конкурска кабул итеп алган. Төп номинацияләргә 10ар кино сайлап алсалар, “Милли кино” дигән бүлеккә 15 картина кергән. Миләүшә Айтуганова моны, үзебезнең кинематографистларның җиң сызганып эшләве нәтиҗәсе, дип бәяләде.
Татарстан тамашачысын, мөгаен, конкурска “Мулла” фильмы кабул ителү дә сөендерер. Ә менә Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмын кинофестиваль программасында күреп булмаячак. Режиссер аны быел башка халыкара фестивальләрдә сынап карарга тели.
“Татаркино” җитәкчесеннән, нинди эчтәлектәге фильмнар күбрәк, дип тә кызыксындылар. Баксаң, режиссерлар динара, милләтара мөнәсәбәтләр турында уйлана икән. Мондый фильмнар өчен махсус “Мәдәниятләр багланышы” дигән программа булдырылган. Алар конкурстан тыш “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк.
Сүз уңаеннан, Казан мөселман кинофестивале урынын алмаштыра. Ел саен без фильмнарны “Родина” кинотеатрында карасак, быел ул “Ривьера” күңел ачу комплексына күчәчәк. Оештыручылар моны, кунакларны яшәтүне, фильмнар карау һәм очрашуларны бер түбә астына җыярга омтылу, дип аңлата. Ә махсус программа фильмнары (бәйгедә катнашмый торганнары) “Мир” кинотеатрында барачак.
Чараның бюджеты турында да кызыксындылар. Узган ел ул 30 миллион сумны тәшкил иткән булган. Быелгы бюджет әлегә формалашып бетмәгән. Айтуганова, бу сумма башлыча кунакларның юл бәясен түләүгә, яшәтүгә китә, дип белдерде. Бу җәһәттән кайбер журналистларда ризасызлык туды. Алар фикеренчә, режиссерларга гына түләргә кирәк. Журналистларны шулай ук Миләүшә Айтуганованың режиссер Илдар Ягъфәров, “Время кино” дирекциясе җитәкчесе Альбина Нафигова (элек ул фестивальнең программа директоры иде) белән мөнәсәбәтләре дә кызыксындырды. Аларга, без – иҗади эшчәнлектә, дигән җавап бирелде.
Миләүшә Айтуганова Татарстанда кино базары булдыру юнәлешендә җитди эш алып барылуы турында да әйтте. Баксаң, Казанда халыкара кинофестивальләр директорлары белән форум үткәрергә җыеналар икән. Әлеге чара кысасында “түгәрәк өстәл“ оештырылачак һәм ул фестиваль проблемаларына багышланачак. Узган елдан халыкара фестивальләрдә Казан кинофестивален чагылдыру эше башланып киткән. Нәтиҗәдә Казан кинофестивале фильмнары Мисырның Асуан кинофестивалендә дә күрсәтелгән.
Кызыл келәмнән кемнәр узачак? Бу сорауны бирү әле иртәрәк. Чөнки чакырылган кунакларның барысы да җавап бирмәгән. “Кире” фильмында катнашкан Камил Ларин, Россия артистларыннан Ирина Алферова килүе билгеле, ә менә “Великолепный век” киносы актерларыннан әле җавап алынмаган.
Кайсы киноларга игътибар итәргә? Бу хакта исә озакламый жюри рәисе Сергей Лаврентьев сөйләячәк. Аның белән очрашу ай азагына билгеләнгән.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru