tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучылар чын фидакарьләрчә, намус белән Туган илебезне саклыйлар. Алар үзләренең батырлыгы белән газиз Ватанга тугрылыклы хезмәт итү үрнәге күрсәтәләр.

Барыш районы халкы бергә һәм бердәм булып, сугышчыларга булыша. Алар маскировкалау челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, гуманитар ярдәм җыеп фронтка озаталар.

“Безнең поселение халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю эшенә актив кереште. Мин үзем Әфганстанда хезмәт иткән сугыш хәрәкәтләре ветераны буларак андагы хәлне яхшы аңлыйм һәм район хакимияте белән берлектә СВО зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшыруда бик теләп катнашам. Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның карарын тулысынча хуплыйбыз һәм барлык проблемаларны да аңлап эш итүе, халкыбызның тормыш-көнкүреше, Туган илебез язмышы белән бәйле булган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәме өчен аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез”,- ди Зөя Башы шәһәр җирлеге хакимият башлыгы Ринат Мансур улы Сяпуков.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*