tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Зөбәер авылы халкы маскировка челтәрләре үрә
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Зөбәер авылы халкы маскировка челтәрләре үрә

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз: Зөбәер авылы халкы маскировка челтәрләре үрә

Актаныш районы авылларында яшәүчеләр махсус хәрби операциядәге егетләребезнең тормышлары белән гел кызыксынып, алар өчен җан атып тора. Шуңа күрә ярдәмне дә кызганмый, инде менә актанышлылар уналтынчы гуманитар ярдәмне яу кырына озатуга ук киләсе ярдәмне әзерләргә кереште. Зөбәер авылының игелекле кешеләре, хатын-кызлар, ир-егетләр 9 х 6 метрлы икенче  маскировка сеткасын үреп, Актаныш районының «Без бергә» фонды волонтерларына тапшырды.

Зөбәер волонтерларының маскировка сеткалары үрүләре беренче генә тапкыр түгел, эш тәртибен яхшы беләләр. Алдагы елларда мәдәният йортында сеткалар үрү өчен махсус станок корып куйганнар. Челтәр үрергә чакырып авыл чатына язгач, халык зур активлык күрсәтә. Материаллар белән кытлык тумаган, барысын да «Без бергә» волонтерлар төркеме маркетплейслардан очсыз бәягә кайтартып авылларга илтеп ышанычлы кулларга тапшырган.

Сетка үрү билгеле бер тәртиптә башкарыла. Кемдер ак, хаки төсендәге тасмаларны чачакландырып кисеп тора, ә башкалар шушы тасмаларны ятьмә шакмаклары аша уздыра. Кичләрен телевизор, телефонда вакытны заяга уздырганчы дип, эш яшендәгеләр дә балаларын ияртеп клубка килгәннәр. Лаеклы ялдагы апалар, абыйлар да өмәдән читтә калмаган.

Юкка гына халкыбыз күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап башкармый, тиз арада зур күләмле сеткалар әзер дә була. Иң мөһи­ме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, ди волонтерлар.

Авылыбыз артык зур булмаса да сетканы үрүдә 25 авылдашыбыз катнашты. Һәркем кулыннан килгәнчә Җиңү өчен үз өлешен кертергә тырыша. Егетләребезгә ярдәме тисен, Аллаһ аларны явызлардан саклап йөртсен!- ди игелекле чараны оештыручы волонтер Ләйлә Салихҗанова белән ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурдидә Хаҗипова.

Бу очракта телгә үзеннән-үзе “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме килә. Зөбәер авылыннан да өч егет яу кырында илебезнең киләчәге өчен дошманнарга каршы көрәшә.  Марат Җәмилев белән Илнур Хәкимов махсус хәрби операция игълан ителүгә, беренче көннәрдән үк мобилизацияләнеп ут эченә киттеләр. Әлегә алар икесе дә каты яраланып, тернәкләнү курсы узалар, авылда көч-куәт туплыйлар. Ә Марат Салихҗанов ил алдындагы хәрби бурычын үтәгәннән соң үз теләге белән контракт төзеп бүген махсус хәрби операциядә батырлык үрнәге күрсәтә. Менә шундый гаярь егетләр үстергән авыл ул Зөбәер.

Маскировка челтәрләре сугышчыларны, хәрби кораллар, техникалар һәм инженерлык корылмаларын дошман разведкасы һөҗүменнән саклый. Җир өслеге һәм үсемлекләр фонында саклык өчен киң кулланыла. Мондый ятьмә туры мәгънәдә бик күпләрнең гомерен саклап кала.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*