tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзегезгә рәхмәт! XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында
Фото: rais.tatarstan.ru
Фото: rais.tatarstan.ru

Үзегезгә рәхмәт! XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында

«Татарлар – көч!», «Без – бердәм халык». Шушы көннәрдә Казанга җыелган милләттәшләрдән бу сүзләрне күп тапкырлар ишеттек. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында, гадәттәгечә, очрашу-аралашулар, тәҗрибә уртаклашулар мулдан булды.

Сөйләшү һәм күрешү Быел җыенда Россиянең 48 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 900 кече бизнес әһелләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләре катнашты. Өч көнлек программаның беренче көнендә берничә юнәлеш буенча фикер алыштылар: «Татар авылы: хуҗалык белән идарә итү алымнары, заманча эш юнәлешләре», «Милли продукция җитештерүчеләрнең үзара кооперация мәсьәләләре», «Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән сатуга кадәр», «Игенчелек һәм бакчачылык: үсеш юллары». Сөйләшү генә булып калмасын, күреп тә кайтыйк дип, делегатлар Тәтеш һәм Апас районнарына сәфәр кылды. Ишеткән-күргәннәрдән нәтиҗә чыгару өчен, җомга көнне җыенның пленар утырышына җыелдылар. Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсен карап чыкты. Биредә эшмәкәрләр үзләре җитештергән ит продукцияләрен, бал, чәй, чәкчәк кебек ризыклар, кием-салым, бизәнү әйберләрен тәкъдим итте.

– Мин әлеге күргәзмәдә икенче тапкыр катнаштым. Яратып һәм сагынып киләм. Нәтиҗәсе дә бар. Бер-беребез белән танышып, ниндидер уртак проектлар башлап җибәрәбез. Әйтик, продукциябезне Чуашстан чәйләре кушып эшләдек, – ди Уфадан килгән «Зәйнәб – шифалы үләннәр» бренды хуҗасы Ләйсән Сираева. – Икенчедән, бу – брендыбызны күрсәтү, таныту юлы. Мин эшемне бик яратам, монда да үзем кебек эшләренә чын күңелдән бирелгән кешеләр белән танышам, күрәм, өйрәнәм. Үзем дә Казанга килгән саен яңа төрле чәйләр, үләннәр алып килергә тырышам. Бу юлы да сатып алучыларымны яңа җыелмалар белән сыйларга дип килдем. Узган ел Рөстәм Нургалиевич, безнең янга тукталып, чәебезне тәмләп караган иде. Без, моннан файдаланып, ул чәйләргә «Рәис тә яратты» дигән тамга куеп чыгара башладык.

Елдагыча, күрше республикада яшәүче эшмәкәрләр ит продукцияләрен күп итеп алып килгән иде. Удмуртиядән килгән Булат Фәхриев – әнә шундыйларның берсе.

– Без инде базарда 20 ел эшлибез. Үзебез үстергән малларның итләрен үзебез эшкәртәбез. Ярымфабрикатлар, казылык, колбаса, шашлык – якынча йөзләгән төрдәге продукция җитештерәбез. Җыенда 6 ел катнашабыз. Биредә булып кайтканнан соң, сатып алучыларыбыз артты, география киңәйде. Казаннан, Можгадан, Әгерҗедән заказлар күбәйде. Алга таба тагын да киңәясебез килә, шуңа күрә мондый чараларга бик теләп киләбез, – диде ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163716/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*