Россия Банкы әйләнешкә татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган көмеш тәңкә чыгарды. Бу хакта банкның Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Тәңкәнең номиналы – 2 сум. Ул «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендә чыккан һәм 2025 елда 200 еллыгы уздырылачак танылган мәгърифәтчегә багышлана.
Чыганак: tatar-inform.tatar