26 октябрь көнне Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың “Һиҗрәт” китабын халыкка тәкъдим итү булды.

Чаллы язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин “Һиҗрәт” китабына зур бәя бирде:
“Фәүзия Бәйрәмова милләтебезгә себер татарларының бөек һәм фаҗигале тарихын кире кайтарды, әсәр зур масштаблы, глобаль мәсьәләләрне күтәрә, әдәбиятыбыз тарихында вакыйга булырлык роман”, диде.
Язучы Айдар Хәлим дә “Һиҗрәт” романының тел байлыгын, сюжет корылышын, образларның бирелешен югары бәяләде. Урыннардан чыгыш ясаучылар һәм китапханә хезмәткәрләре татар әдәбиятында аз яктыртылган. Беренче бөтендөнья сугышы, анда Төркия һәм Россия ягыннан татарларның катнашуы, аларның язмышы бу әсәрдә зур 
Фәүзия Бәйрәмова исә әсәрнең язылу тарихына тукталды, аның тормыштан алып, ун ел буе махсус өйрәнеп язылуын әйтте, “Һиҗрәт” романын үзенең “Гомер китабы”, дип атады.
Ноябрь анда Фәүзия Бәйрәмованы “Һиҗрәт” романы геройларының нәсел дәвамчылары яшәгән Омск, Тара шәһәрләрендә һәм себер татарлары авылларында көтәләр.