tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Үзем – бала, үзем – әни, үзем – әти…»
«Үзем – бала, үзем – әни, үзем – әти…»

«Үзем – бала, үзем – әни, үзем – әти…»

«Мин бала. Әбиемнең инде сигезенче дистәсен ваклаган чагы. Яше булса да, тик утыра торганнардан түгел, гел нидер эшли, бертуктаусыз авыл тормышында кайнавын дәвам итә. Хәтерлим… Хәтерлим һәм сагынам шул чакларны: аны искә алганда, каршыма алъяпкычын япкан, башындагы ак яулыгын дүрт почмаклы итеп бәйләгән, гел мич тирәли мәш килгән әбием күз алдыма килә. Мич коймагы, пәрәмәчләре… Кунаклар кайткан чакта җәен дә көненә икешәр тапкыр мич ягып тәмле-тәмле мич ризыгы пешерә иде. Әбиебезнең барыбызны тәмлүшкәләр белән чәй эчәргә чакырганда, уңган ризыгын сыпырган балаларга карап куанганы мич эсселегенә алсуланган йөзендә аеруча чагыла иде. Тик…язмышы гына бер дә җиңелләрдән булмаган әбиемнең. Сабый чактан тормыш аны нык сынаган».

Зөһрә ВАСИЛЬЕВА.

Нурҗиһан Галиәкбәр кызы 1919 елда Иске Йөрек авылында туа. Гаиләдә дүрт
баладан иң олысы була. Әтисе Галиәкбәр Мозаффаров, әнисе – Мөфлиха
тумышы белән Балтач районы Әтнә авылыннан була. Бик тырыш була алар.
(Мөфлиха әбием тегәргә, чигәргә, сөлге-тастымаллар сугарга оста була.
Киндер җепләрен төрле төсләргә буйый. Ул чиккән сөлгеләр һәм чабата
белән кияргә чиккән аяк чолгавы әле дә саклана).

Нурҗиһанга 9 яшь булганда әнисе авырып үлә. (Әбием сөйләгәннәрдән
хәтерлим: «Эче бик авыртты, сукыр эчәгесе шартламадымы микән», – дия иде
ул. З.Васильева). Шулай итеп дүрт бала әтиләре белән генә кала. Ул чакта
иң кечеләре Нурисламга бер яшь тә булмый. 9 яшьлек кызның җилкәсенә
йорттагы бар эш төшә: керен юа, ашарга пешерә, кечкенә энесе Нурисламны
ашата, төннәрен бишектә тирбәтә. Сабый Нурисламның: «Әни…әни…» дип
әнисен сорап елаганда Нур- җиһанның да үзәкләре өзгәләнә. Аның белән
бергәләп елаган чаклары еш була.

Балаларга әни кирәклеген уйлапмы әтиләре бер елдан кабат өйләнә. Үги әни
бик усал була, балаларны бер дә яратмый. Моны тойган әти кеше бер елдан
аерыла һәм инде башка өйләнми. Әмма аның да гомере кыска була. 1932 елны
ул да бакыйлыкка күченә.

Дүрт бала дөм ятим калалар. Ул чакта Нурҗиһанга 13 яшь була, аннан
кечерәк Сөләйманга – 11, Гөлҗиһанга 8, Нурисламга 5 яшь була.
«Бер-беребезне кочаклап еладык. Хәзер инде ничек яшәргә, сыенырлык
әби-бабабыз да юк иде шул…», дип сөйли иде ул безгә, балаларына. Аның
балачагы булмый да. Кечерәкләре өчен ул әти дә, әни дә була. Иң кечесе
Нурисламны уллыкка да сорап киләләр, балалар йортына да алып китмәкче
булалар. Тик Нурҗиһан риза булмый: «Ачка үлсәк үләбез, тик
аерылышмаячакбыз, без бергә булачакбыз», дип җавап биргән.

Әтиләре исән чакта бу-ра бураткан була, такта-сайгаклары да әзер була.
Өй-не күтәрергә кирәк. Татарстаннан килгән ир-атлар өйләрен 4 пот
ашлыкка салырга риза булалар. Ә үз авылдашлары 6 пот ашлык сорый. Шуңа
Нурҗиһан Татарстан осталарын чакыртырга була. Шунда авылдашлары авыл
советына барып чагалар. Нурҗиһанны авыл рәисе чакырта да: «Нишләп
өегезне Татарстанлыларга салдырасыз, ашлыкны читкә чыгарасыз», – дип
кычкыра. «Алар ашлыкны ике потка азрак ала», – дип җавап биргәч, рәис:
«Ник син килдең, әти-әниең нишләп килмәде», – дип сорый. «Без ятим, иң
олысы мин», – дигәч, рәис чаккан кешеләрне сезгә оят түгелме ятимнәрдән
күп ашлык сорарга дип орыша. Өйләрен салып бетерергә әти-әниләренең
туганнары булыша.

1933 елны Сөләйман энесе белән уракта чакта авылда янгын чыга. Алар
елый- елый, абына-абына авылга таба чаба. Өйдә бит 9 яшьлек Гөлҗиһан
белән 5 яшьлек Нурислам калган була. Алар кайтып җиткәнче өйләре янып
беткән була. Әле ярый балаларны күршеләре коткарып җитешә. Яңа йортта
бер ел гына яшиләр. Бер әйберсез, өсләрендәге кием белән генә урамда
калалар. «Дүртебез кочаклашып, үкси-үкси еладык. Әти-әни дә, әби-бабай
да юк иде бит безне юатыр- га… Мин үзем бала, ә алар өчен әти дә, әни
дә. Белсәгез иде үзәкләремнең ничек өзгәләнгәнен алар елап ашарга
сораганда. Авырганда ниш- ләтергә, ничек дәваларга белми идем. Ял да,
йокы да күрмәдем, эшкә дә барырга кирәк, эшләмәсән нәрсә ашыйсың. Шулай
дүрт бала тормышның авыр арбасын өстерәп гомер иттек», – дип сөйли иде ул.

Өйләре янгач, әтиләренең туганы Гомәр абый белән Нәгыймә апа аларны үзләренә ала. Киләсе елны Үрнәк авылыннан йорт салырга җир бирәләр. Һәм кабат туганнары ярдәмгә килә. Өй салып чыгып, Үрнәктә яши башлыйлар. Язын бай тормышлы кешеләргә өй юарга йөри башлый ул. Иртән китә, кич кайта. Бер өй юар өчен ике чиләк кирпич төеп, мунчала белән ышкып юган. (Хәзерге түшәм-стеналар түгел!) Бер йортны юганга 5 сум түлиләр. Ул чакта бу акчага бер яулык яисә оекбаш кына алырга була. (Сеңлесе Гөлҗиһан апа сөйләгәннәрдән: «Апай өйләр юып кайта иде. Кулларындагы бармаклары тишелеп, кан саркып торыр иде. Бармаклары сызлаганнан түзә алмыйча елар иде. Без дә аның бармакларына өрә-өрә бергәләп елый идек». Үрнәк авылы колхозы фермасына эшкә керә Нурҗиһан. Ул чакта колхозлашу чоры була. Авыл советы рәисе Гариф (Гарифҗан) абый 15 яшьлек кызны кызганып: «Кызым, син яза беләсенме?» – дип сорый. «Беләм. 4 класс бетердем, гарәпчә, латинча беләм», дигәч, рәис аны кладовщик итеп куя, счетовод та була. Кечкенәдән акчаның кадерен белеп, һәр тиенне кирәк-яракка бүлеп тоткан кыз курыкмыйча эшкә тотына. Ул чакта Һади абый Галимуллин бригадир була.

«Энем Сөләйман Мәскәүгә эшкә китте, сезгә булышырмын, дип. Акча да
җибәргәләде. Бервакыт Гөлҗиһан белән икебезгә пальто тектерерсез дип
драп материал җибәрде. Тик тектереп кияргә насыйп булмый, авылдаш хатын
урлап чыгып китә һәм сата. Олыгайгач, бик күп еллар узгач, килеп гафу үтенә.
Энесе Сөләйман сабан туена кайтам дип торганда сугыш башлана. Аңа
заводта эшләргә бронь бирәләр. Шунда яши һәм вафат була. Энесе
Нурисламны ФЗОга җибәрәләр. Аннан ул инде кайта алмый, авырып шунда үлә.
Ул анда туганнан туган Гарифулла абый Хәлиуллин белән була.

Нәнә сөйләгәннән: «Нурислам үлер алдыннан төш күрдем, су өстендәге бозга
утырып китте». Сугыш елларында авылда яза белмәгәннәр хат яздырырга,
укый белмәгәннәр укуын сорап киләләр. «Хатның кайсы сөендерде, кайсы
елатты, мин барысын да йөрәгем аша үткәрдем», –дип искә ала иде ул.
1943 елны Яңа Йөрек авылы егете Салихҗан Рамазан улына кияүгә чыга. Ә
иптәш кызы Мәскүрә Салихҗанның энесе Закирҗанга кияүгә чыга, килендәшләр
булалар. Салихҗан да, Закирҗан да сугыштан яраланып кайткан булалар.
Бер елдан Нурҗиһан белән Салихҗанның беренче кызлары туа. Аннан икенче,
өченче, дүртенче… Җиде кыздан соң көтеп алган уллары туа. Салихҗан
колхозда атлар карый. Нурҗиһан өйдәге эш белән, балалар тәрбияләү белән
шөгыльләнә. «Бар балаларым, киленем, кияүләрем әйбәт булдылар. Ирем бик
әйбәт, тәртипле, эшчән булды, мин бик бәхетле идем», – дия иде ул.
(Әниебез сөйләгәннәрне  сеңлем Әлфия белән минем язып барганнардан һәм
хатирәләрдән).

Өйнең күзләре

Тәрәзәне күзгә тиңлиләр
«Әни күзләре» дияр идем.
Аларның күз карашлары да,
Тәрәзәдән китми дияр идем.

Тәрәзәләр – өйнең күзләре,
Шул «күзләр» – һәр өйнең  яме.
Көтүче әниең булганда,
Балалар өчен бәхет әле.

Тәрәзәдән карап әниләр,
Сөенепләр көтеп алучы.
Киткән чакта түр тәрәзәдән,
Кулын болгап, елап калучы.

Карасаң газиз ана күзенә,
Йөрәк сыкрый, җан телгәләнә.
Һай авыр бит калдырып китүе,
Шулчак үзәкләр өзгәләнә.

Гарифәбану Сәгадуллина
“Дуслык” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*