Чардаклы район үзәгендә яшәүче Залялетдиновлар гаиләсе 105 банка тушенка әзерләгән. Тәмле боткалы тушенканы алар махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче сугышчыларга җибәргәннәр дә инде.
Венера Ривгат кызына тушенкаларны ясарга илебезнең чын патриотлары булып үсүче уллары ярдәм итәләр.
“Ярдәмчел улларым белән без бу изге эшкә бик теләп алындык. Безнең посылкаларыбыз сугышчыларга көч өстәр һәм алар дошманны җиңеп кайтырлар дип ышанабыз. Банкалар, ярмалар, ит һәм яшелчәләр юнәтергә булышучы барча халыкка чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Җиңү көнен якынайту өчен безгә барыбызга да бергә һәм бердәм булырга, Туган илебезне яратырга кирәк”,- ди Венера Залялетдинова.
Венера Ривгат кызы җирле автономия һәм “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегендә дә актив катнаша.
Чыганак: emet73.ru