Казанда «Идел» яшьләр үзәге алтынчы тапкыр «ZAMAN» блогинг мәктәбе уздырды. Мәктәптә Россиянең 15 регионыннан татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 30дан артык татар яшьләре җыелды. Чарада без, «Иман» татар яшьләре дә катнаштык.
Тормышыбызны социаль челтәрләрдән башка күз алдына китереп булмый. Оешмабызга яшьләрне җәлеп итү өчен дә без «ВКонтакте»да үз төркемебезне алып барабыз. Анда булачак чаралар турында мәгълүмат бирәбез, белдерүләр, татар яшьләре тормышы турында кызыклы видеолар куябыз. Шуңа күрә дә блогинг – мәгълүмати киңлектә иң популяр юнәлешләрнең берсе. Интернетта кызыклы блог алып бару, күпсанлы язылучыларны җәлеп итү, шәхси бренд булдыру һәм үз мәйданчыгыңны үстерү күп белем, тәҗрибә сорый торган эш. «ZAMAN» блогинг мәктәбендә катнашучыларга әлеге өлкәнең актуаль мәсьәләләре һәм трендлары белән танышу мөмкинлеге бирелде. Өч көн дәвамында безнең белән 11 белгеч эшләде. Һәр көнгә аерым тукталасы килә. 1нче көн. Очрашу «Муллин йорты» мәдәни үзәгендә экскурсия белән башланды. Ул безне XIX-XX гасырлардагы татар мәдәнияте һәм традицияләре атмосферасына чумдырды. Соңыннан форумның тантаналы ачылышы булды. Катнашучыларны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова һәм «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галиева сәламләде. Аннары блогер Азат Кашапов белән очрашу узды. Ул блогинг өлкәсендәге шәхси тәҗрибәсе һәм киңәшләре белән уртаклашты, без аңа үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек. Кич белән видеоклиплар ясау буенча тренинг узды, аны рилсмейкер һәм блогерлар белән эшләүче менеджер Таңчулпан Хафизова үткәрде. Тренинглар күңелле һәм иркен атмосферада узды, үзебез өчен бай мәгълүмат тупладык.
2нче көн. «ZAMAN» блогинг мәктәбенең икенче көне бик эчтәлекле булды. Төрле чаралар алып баручы Динар Гомәров безгә камера белән эшләү серләре буенча кызыклы лекция уздырды. SMM-белгеч һәм рилсмейкер Руслан Хафизов мобиль видео төшерү буенча остаханә үткәрде. Сценарист-режиссер Элизабет Абрамовадан видеоларны ничек мавыктыргыч итеп төшерергә кирәклеген өйрәндек. «ИДЕЛ» журналы белән таныштык: журналның проектлары турында баш мөхәррир Рәмзия Галимова сөйләде, укучыга кызыклы булган текстлар язарга да өйрәндек. Ә соңыннан Таңчулпан Хафизова җитәкчелегендә алдагы көндә алган белемнәребезне практикада ныгыттык. Чын-чынлап кызыклы көн булды бу!
3нче көн. Соңгы көн булгач, бераз моңсулык сизелсә дә, йомгаклау көне дә бай һәм файдалы узды! Без үз эшләренең осталары булган белгечләрдән искиткеч кызыклы лекцияләр тыңладык, мастер-классларда катнаштык. Тәҗрибәле SMM-маркетолог һәм блогердан «Социаль челтәрләрдә шәхси бренд булдыру» дип аталган бик файдалы лекция булды. РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов белән очрашу мөмкинлеге булды. Без туган телне саклауның мөһимлеге турында фикер алыштык һәм үзебезне кызыксындырган сорауларны бирә алдык. Мин «Иман» татар яшьләре берлегенә җыелу өчен бүлмәнең кечкенә, тар булуы турында сөйләдем, бу хәлне ничек хәл итәргә мөмкинлеге турында киңәшләштем. Иң кызыклы сорау өчен автономиянең истәлекле бүләгенә ия булдым.
Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе ярдәмчесе Салават Кадыйровтан без цифрлы технологияләрне куркынычсыз һәм җаваплы куллану турында да белдек. Заман таләпләре һәрдаим үзгәреп торганда, әлеге лекция аеруча актуаль булды дип саныйм.
Көнебез «ТатЛото» уены белән тәмамланды. Анда һәркемнең үз уңышын сынап карау һәм татар башкаручыларының җырларын җырлау мөмкинлеге бар иде!
3 көн дәвамында катнашучылар мәктәп турында видеоклиплар төшереп барды. Форум ахырында иң-иң осталарны билгеләделәр. Җиңүчеләр арасында «Иман» татар яшьләре берлеге вәкиле Аделина Хәбибуллина да бар иде. Без аның иҗатын югары бәяләүләре өчен искиткеч шат идек!
Әнә шулай 3 көн сизелми дә үтеп китте. Оештыручыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Спикерлар биргән яңа белемнәр, киңәшләр, эмоцияләр куйган максатыбызга ирешергә ярдәм итәр, дип ышанабыз. Алга таба да очрашулар насыйп булсын!
Азалия Фәйзуллина, «Иман» татар яшьләре берлеге рәисе.
Чыганак: https://yanarysh.ru