Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале лауреатларын игълан итте. Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган иң яхшы спектакль дип Чаллы татар дәүләт драма театрының «Сөяркә» спектакле (режиссёр – Фирдүс Сафин) табылды.
«Иң яхшы режиссура» номинациясендә Камал театрында куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектакле өчен театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бүләкләнде.
«Иң яхшы хатын кыз роле» номинациясендә лауреат исеменә Түбән Кама татар дәүләт драма театрының «Нәзер» трагикомедиясендә (режиссер – Рөстәм Галиев) Маһирә роле өчен Гүзәл Шәмәрданова лаек булды.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Камал театрының «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өчен Радик Бариев бүләкләнде.
«Икенче пландагы иң яхшы роль» номинациясендә Минзәлә театрының «Шулай булды шул» мелодрамасында (режиссёр – Илсур Казакбаев) Нургали роле өчен Хафиз Хамматуллин премиягә лаек булды.
«Иң яхшы ансамбль» номинациясендә иң яхшы дип «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Кәрлә – мәктәп баласы» (режиссёр – Илгиз Зәйниев) музыкаль әкияте танылды.
Фестивальнең берничә махсус премиясе дә бар иде.
«Туфан Миңнуллинның рухын саклаган өчен» Туймазы театрының «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе (режиссёр – Азат Җиһаншин) билгеләп үтелде.
«Халык иҗатына зур мәхәббәт өчен» Буа дәүләт драма театрының «Мишәрем-шикәрем» әсәре бүләкләнде. Бу спектакльне Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» пьесасы буенча режиссёр Рөстәм Галиев куйган.
- Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» милли драматургия театр фестивале Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан оештырылды.
- Фестиваль 13-18 октябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә үтте.
Чыганак: tatar-inform.tatar