Соңгы елларда татар мәдәнияте нинди үсеш-үзгәрешләр кичергән? Милли сәнгатьтә нинди тенденцияләр өстенлек итә? “Татарлык” һәм дөньякүләм тәҗрибәнең уртаклыгы һәм аермасы нәрсәдә? “Ачык университет” кысаларында “Заманча татар мәдәнияте” онлайн-курсы шушы һәм башка сорауларга жавап табарга ярдәм итәчәк.
Лекторлар: Нурбәк Батулла, Рәдиф Кашапов, Нияз Игъламов, Эльвира Камалова, Йолдыз Миңуллина, Наилә Халит, Гөлназ Җиһангирова, Алмаз Зәһретдинов, Әлфәт Закирҗанов
Татар сәнгате тарихы, бүгенге хәле, киләчәге: музыка, кино, бию, әдәбият, архитектура, театр. 9 лекция. Һәрбер дәрес мәдәниятнең бер тармагына багышланган.