Бөек Җиңүнең 75 еллыгы hәм изге Рамазан ае уңаеннан Ульяновск шәһәренең Засвияжье районы Московское шоссе урамында яңа гына эшли башлаган Ислам мәдәният үзәгендә – 2713 нче мәхәлләдә cугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен hәм сугыш чоры балаларын хөрмәтләү тантанасы узды.
Татар милли-мәдәни автономиясенең район советы hәм мәхәллә активистлары тырышлыгы белән оештырылган әлеге күркәм чарага уннан артык ветеран чакырылган иде. Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
– Кызганычка каршы, илебез азатлыгы өчен үз-үзләрен кызганмыйча көрәшкән ветераннар саны елдан-ел кими. Без исәннәренең кадерен белергә, аларның батырлыгы турында яшь буынга җиткерергә бурычлы,- диде район җитәкчесе.
Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында туып үсеп, сугышның утлы юлларыннан узган – 1 нче Белоруссия фронты составында фашистларны дөмбәсләгән Мингали Нургали улы Жаруллин 9 май бәйрәме уңаеннан акчалата ярдәм күрсәтүләре, ветераннарны зурлаулары өчен Россия Президенты Владимир Путинга hәм шулай ук өлкә hәм район җитәкчеләренә олы рәхмәтен ирештерде.
Ә мәхәллә hәм район автономиясе рәисе Шәфикъ Иматдинов, мәхәллә имамы Дамир хәзрәт Сатдинов hәм аның ярдәмчесе Гакыйль хәзрәт егермегә якын дин кардәшебезгә азык-төлек наборлары тапшырдылар. Өлкә ифтары уңаеннан әлеге бүләкләр Ульяновск өлкәсе мөcелманнарының региональ диния нәзарәте hәм «Сембер» бизнес-клубы тырышлыгы белән әзерләнгән.