Казан шәһәр филармониясе артистлары Самара тамашачысына Кәрим Тинчуринның легендар «Зәңгәр шәл» музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр
Кәрим Гали улы Тинчурин — татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер. Ул милли театрга нигез салучыларның берсе булып санала. Театрны җаны-тәне белән яраткан шәхес безнең әдәбиятыбызга “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Җилкәнсезләр” кебек комедияләр, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе” һәм башка музыкаль драмаларын бүләк итә.
Әлеге пьесалар белән мин совет заманындагы мәктәп программасы буенча таныш. Самарага “Зәңгәр шәл” килүен ишеткәч тә, тамаша көне җиткәнен түземсезлек белән көттем. Чөнки балачагымда бу спектакльне Казан артистлары башкаруында берничә тапкыр караганым, радиопостановкаларны тыңлаганым булды, ул минем күңелемдә ниндидер бер аерым урын алып тора. Спектакльгә барырга әзерләнгәндә мин аны инде ике бала анасы буларак ничек «күрермен һәм аңлармын», төп геройлар — ятим Мәйсәрә белән шахтер Булат язмышы мине балачагымдагы кебек дулкынландырырмы дип уйладым.
Зал тулы иде. Өченче звоноктан соң сәхнәдә җырлы-биюле тамаша башланды. Спектакль карарга дип килгән тамашачы бераз аптырап калды сыман. Әмма “Казан” бию ансамбле артистларының осталыгы халыкны шунда ук таң калдырып, үзенә гашыйк итте. Гомумән, әлеге тамаша мин көткәнчә музыкаль спектакль түгел иде, ә күбрәк мюзиклга охшады. Чөнки анда диалог, сөйләшү өлешләре аз. Җыр-биюгә күбрәк басым ясалган. Булатның (Казан шәһәр филармониясе артисты Рөстәм Насыйбуллин) кайтуы, аның Мәйсәрә (Казан шәһәр филармониясе артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова) белән очрашуы, Сабан туе, Булат белән Җиһаншаның бәрелеше, урмандагы качкыннар, абыстайлар тормышын тасвирлаган өлешләр — барысы да җырлы-биюле күре-нешләр формасында тәкъдим ителде.
Безгә, башлыча драма театрлары куйган спектакльләр карарга күнеккән тамашачыларга, “Зәңгәр шәл”не мондый форматта кабул итүе җиңел булмады, дисәм, ялгышмамын. Чөнки залда утырган халыкның антракт вакытында сөйләшеп торганнарыннан чыгып, олы яшьтәге театр сөючеләрнең күбесе тамашадан бераз канә-гатьсезлек белдерде, дип әйтә алам. Шулай ук ишан хәзрәт катнашындагы күренешләрне диннән, муллалардан көлү дип кабул итеп, залдан чыгып китүчеләр дә булды, кызганыч. Ләкин пьесаның кайсы вакытта язылганын күздә тотсаң, монда диннән көлү түгел, ә байларны, патша державиясен тәнкыйтьләү чагылдырыла бит.
Ничек кенә әйләндерсәң дә, пьесаның төп темасы – мәхәббәт. Һәм “Зәңгәр шәл”дә күтәрелгән темалар хәзерге заманда да үз яңгырашын таба. Шуңа күрә легендар спек¬такль әле озак еллар сәх¬нә¬дән төшмәс, дип уйлыйм.
Ә Казан шәһәр филармониясе һәм “Казан” бию ансамбле тәкъдим иткән тамашага килгәндә, биючеләрнең, җырчыларның башкару осталыгын билгеләп үтәсем килә. Салих Сәйдәшев көйләренә язылган җырларның тере тавыш белән җырлануы колакны иркәли. Борынгы көйләр күңелгә искиткеч якын. Бу театрны дулкынланып кө-тү¬емнең тагын бер сәбәбе — Сәйдә Мөхәммәтҗанованы кү¬реп, аның җырлавын ишетү иде. Әмма ул көнне нәкъ менә аның микрофонына нидер булган иде, ул бөтенләй эш¬ләмәде, бугай. Әле ярый Сәйдәбезнең тавышы көчле, микрофонсыз да ишетелде. Шулай да, тавыш операторлары адресына барлык тамашачылар исеменнән шелтә белдерәсем килә. Техник кирәк-яракларны барлап-тикшереп чыгу өчен спектакль башланганчы җитәрлек вакыт була бит. Халык, кыйбатлы билетлар сатып алып, сыйфатлы тамаша карарга хаклыдыр, дип уйлыйм.
Спектакль тәмамлангач, гардероб янында гөж килгән халыкның сөйләшкәненә игътибар итәм – тамаша самаралыларга нык тәэсир иткән. Кайсы: “Мәйсәрә бит ишанның никахлы хатыны, ә Булат аны урлады!” — дип ах итсә, яшьрәкләр биючеләр һәм солистларның җырлавы белән сокландылар. Минем дә күңелдә “җырлар-биюләр бик шәп булды, әмма, шулпага бераз тоз җитмәгәндәй, нидер җитеп бетми кебек” дигән уй калды.
Никадәр кеше — шулкадәр фикер, диләр. Бигрәк тә сәнгать өлкәсендә. Шуңа күрә, бернигә дә карамастан, Сама-раның җыр-моңга, иҗатка гашыйк халкына шундый матур тамаша бүләк иткән өчен хөрмәтле Флорида Әгъләмовна Локмановага бик зур рәхмәт!
Венера ГАЛИМОВА.
«Бердәмлек».
Чыганак: samtatnews.ru