ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Зәй районында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды
Зәй районында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды

Зәй районында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды

Бүген, 19 март көнне, Зәй районында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.

Чарада район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Петр Уразайкин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов катнашты.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы Зәй бүлеге эшчәнлеге турында хисап, Зәй районында милли мәгарифнең, милли мәдәният мәсьәләләрнең торышы, райондагы мәчетләр эшчәнлеге, татар авыллары яшәеше, чит төбәкләрдә яшәүче милләтәшләребез белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәриповның эшлекле сәфәренең тагын бер максаты “Татарлар: үз өемдә – үз көем” дип исемләнгән радиотапшыруның чираттагы чыгарылышын әзерләү иде.

Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла һәм “Радио России – Татарстан” каналында эфирга чыга.

Тапшыруда Зәй районының республика тормышында тоткан урыны, әһәмияте, үзенчәлеге, районның бүгенге күрсәткечләре, иҗтимагый хәрәкәт эшчәнлеге, милли чараларны тормышка ашыру кебек һәм башка актуаль мәсьәләләр игътибарга алынды.

Очрашу ахырында Ирек Илдус улы Шәрипов Зәй районы җирле оешма эшендә актив катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырыды.

Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессының Зәй районы бүлеге җитәкчесе, Зәй муниципаль районы Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы    Биккинина Әминә Мулланур кызы оештырды.

https://vk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*