Иске Зәй бистәсе мәчете – дини чаралар оештыруга мауфыйкъ урын. Биредә яшь буын өчен якташ, дин галиме, язучы, табиб, тарихчы Таҗетдин Ялчыголга хөрмәт йөзеннән “Чорлар бәйләнеше” дип исемләнгән кичә оештырылды. Аның биредә оештырылуы урынлы, якташка багышланган музей бар. Чара Зәй мөслимәләр берлеге җитәкчесе Разилә Җиһаншина һәм Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары белән берлектә оештырылды. Кичә яшь буында әхлак тәрбиясе һәм ватанпәрвәрлек хисе уятырдай үтте. Кунаклар арасында яшь буыннан Ялчыгол дәвамчылары булуы чарага үзенчәлек өстәде.
-Укучылар белән әлеге очрашу беренче мәртәбә оештырыла. Алга таба аңа күрше-тирә район малай-кызларын да дәшәргә ниятләп торабыз, -ди Разилә ханым Җиһаншина.
Таҗетдин Ялчыголның дистәдән артык хезмәте исәпләнә, тик аларның барысы да сакланып, бүгенге көнгә килеп җитмәгән. Аның “Рисаләи Газизә” әсәрен халык яратып укый торган өстәл китабы була. “Тәварихы Болгария”, “Сидрәт әл-мөнтәһә”се саллы, үтемле хезмәтләрдән.
Ялчыгол гарәп, фарсы, госманлы башка телләрне белгән. Шәрык гыйлемнәре һәм мәдәниятен өйрәнгән. Мөгаллимлеге руханилык эшчәнлеге белән үрелеп барган. Табиблык та иткән, кешеләрне физик һәм рухи яктан дәвалаган. Үзеннән соң иманлы нәсел – дүрт ул, өч кыз калдыра. Аны якташлары зурлый, хөрмәтли, күренекле якташ чор-дәверләр, тирән катламнар аша халык хәтеренә кайта бара. Аның хөрмәтенә ул яшәгән Зәй төбәгендә мәчет, бер урам аның исемен йөртә, мәчет янында истәлек билгесе дә урын алды. Зәйдә ел саен зурлап республика күләмендә Ялчыгол укулары оештырыла, язмалары яңартылып бастырыла.
Иске Зәй мәчетендә оештырылган дини чара имам Илсур хәзрәтнең Коръән аятьләре укудан башланды. Ялчыгол иҗаты, хезмәтләре, эшчәнлекләре барланды. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай тууга – 140, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендә “Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә, мин ян тәрәзә төбендә “Рисаләи Газизә”не укып утыра идем” дигән юллар бар. Тукай Ялчыгол иҗатын укып, рухланып үскән буын. Балалар чарада Тукай, Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, фикер алыштылар. Җәлил уйнаган мандолинаның Зәйдә саклануы турындагы мәгълүмат яшь буында кызыксыну уятты.
-Ялчыгол оныгы Нәкыя апа Сәфәровага дус кызы Кәшифә Җәлил уйнаган мандолинаны бүләк иткән була. Кәшифәнең агасы Нурмөхәммәт заманында Җәлил белән аралашкан, аларга кунакка килгәч, Муса әлеге мандолинада уйнаган. Шунысы игътибарга лаек, Җәлил уйнаган мандолинаны Нәкыя апа исән чагында Зәй музыка мәктәбенә бүләк итеп биргән иде, -Алсу Талипова.
Аксакал Гамир Таҗетдинов чара кунакларын итәгатьле, иманлы булырга чакырды. Дини чарада малай-кызлар яттан Коръән сурәләре сөйләделәр. Араларында нәселләре белән кызыксынучылары да бар. Алия Абзалетдинованың “Талиплар” нәселе шәҗәрәсе буенча эзләнеп язган чыгышы кичәне мәртәбәләде.
Аралашу, фикерләшү чәй өстәле артында артында дәвам итте, чара кунакларына очрашу истәлеге итеп бүләкләр өләшенде. Кичә малай-кызлар хәтерендә озак сакланыр.
Рәзимә Кашапова.
ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.