ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Зәй районында “Сабантуй гүзәле-2026 “ бәйгесенең сайлап алу туры башлана
Зәй районында “Сабантуй гүзәле-2026 “ бәйгесенең сайлап алу туры башлана

Зәй районында “Сабантуй гүзәле-2026 “ бәйгесенең сайлап алу туры башлана

Талантлы, сөйкемле, татар телен яхшы белүче Зәй кызларын бәйгедә катнашырга чакыралар. Анда 18 – 25 яшьлек кызлар катнаша ала.

Төп бүләк – 60000 сум һәм «Сабантуй гүзәле-2026» титулы!

Шулай ук икенче урынга  – 40000, өченче урынга 30000 сум биреләчәк.

Башка катнашучылар махсус номинацияләрдә бүләкләнәчәк һәм 7000 сумлык сертификатлар тапшырылачак.

“Сабантуй гүзәле-2026” катнашу өчен агымдагы  елның 15 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча гариза бирергә һәм тулы буйлы фотосурәт җибәрергә кирәк:  dkenergetik2011@mail.ru

Чыганак: zainsk-inform.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*