Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы һәр кичне күңелле шау-шудан гөр килеп тора.
Кичә биредә “Яңа ел күңелле уеннары” дип исемләнгән спорт чарасы узды. Ял көнен күңелле итеп уздырырга һәм якынлашып килүче Яңа ел алдыннан бәйрәм кәефе белән шөгыльләнергә теләүче барлык яшьтәге балаларны да чра үзенә җыйды.
Катнашучылар мавыктыргыч ярышларда үзләрен сынап карый, күңелле эстафеталарда һәм уеннарда катнаша, шулай ук бәйрәмнең күңелле атмосферасы белән хозурлана алдылар.
Чыганак: zainsk-inform.ru