tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйдә җирле шагыйрь белән очрашу үтте
Зәйдә җирле шагыйрь белән очрашу үтте

Зәйдә җирле шагыйрь белән очрашу үтте

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдәсендә төбәгебезнең төрле талантларга бай, актив иҗатта булган кешеләрен барлау дәвам итә. Узган җомгада шундый җылы атмосферада, күркәм очрашу җирле шагыйрь Виктор Макаров белән үтте. Шигъри — музыкаль кичә «Йөрәк рифмалары» исеме астында үтте.

Виктор Макаров искиткеч үзенчәлекле иҗат кешесе. Ул туган авылы Әлкин һәм үзе яшәгән Бохарай турында туган төбәгенә чиксез тирән мәхәббәт белән шигырьләр, хикәяләр һәм җырлар яза.

Автор үзенең иҗатында төрле һөнәр ияләре, Зәй һәм авыллар тарихындагы кызыклы вакыйгалар, мәхәббәт, Әфган һәм чечен сугышларында, махсус операцияләрдә катнашучылар турында сөйли. «Виктор Антонович — авылда уздырыла торган барлык чараларда да актив катнашучы, бер генә бәйрәм дә аннан башка үтми», — диләр аның турында авылдашлары.

Аның «Запомните нас, пока мы есть!» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күргән. Бу китапны җыюда, бастыруда ярдәм итүче элеккеге мәдәният йорты директоры Надежда Назимова һәм Бохарай китапханәчесе Наталья Мироновага бик тә рәхмәтле Виктор Антонович.

Ә китапханәдә узган очрашуда җирле шагыйрьнең кичәсен ямьләндерү максатында Бохарайдан «Росиночка» ансамбле, мәдәният йорты хезмәткәрләре, шагыйрьнең туганнары һәм якыннары килде. Пенсия яшенә карамастан, Виктор Макаров шифаханәдә каравылчы булып эшләвен дәвам итә. Ул — тормыш иптәшенең яраткан ире, өч бала атасы һәм алты оныкның бәхетле бабасы.

Кичәдә Виктор Макаров үзенең шигырьләрен укыды, гитарада уйнап җырлар башкарды. Очрашу барысында да якты хисләр уятты.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*