tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәйнең татар гимназиясе татар телен үстерү буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелә бара
Зәйнең татар гимназиясе татар телен үстерү буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелә бара

Зәйнең татар гимназиясе татар телен үстерү буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелә бара

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты белгечләренең төбәкара семинары үтте.

Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы , “ТР Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм Зәй районы мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды.
Төбәкара семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз  Халиков,  Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Башкортстан Республикасының татарлар күпләп яши торган Балтач һәм Борай  районнары мәгриф идарәсе җитәкчеләре, белгечләре, районыбызның татар теле һәм әдәбияты педагоглары катнашты.
Семинарның темасы –  “Милли белем һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп векторлары” булды. Анда төп доклад белән чыгыш ясаган район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, район мәгариф учреждениеләрендә ана телендә алып барыручы дәресләргә тукталды.

– Безнең барлык мәгариф   учреждениеләре дә материал-техник база белән тәэмин ителгән. Мәктәпләрдә 33 татар теле һәм әдәбияты кабинеты бар, шуларның 24е мультимедияле җиһазлар белән көйләнгән. Аларда 54 татар теле укытучысы белем бирә. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә 36,5 процент бала туган теле – татар  телендә белем һәм тәрбия ала. Мәктәпләрдә татар телендә белем бирү барлык татар телле  укучыларны колачлый. Моннан тыш, районыбызның Гулькин авылында балаларга ана телләре – чуваш телендә белем бирелә. Бу эшкә авыл мәктәбе коллективы 2021 елда керешкән иде. Иң башта 11 бала укытылса, хәзер аларның саны 16га җитте. Алга таба да без үз ана телләрендә белем алырга теләүчеләргә игътибарны киметмәячәкбез, – диде идарә башлыгы.


Ә Илгиз Халиков үз чыгышында, Зәй мәгариф идарәсенең татар телендә белем бирүгә игътибарны арттыруын уңай бәяләде, шулай ук ул укучыларның, укытучыларның төрле татар теле һәм әдәбияты бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясауларын билгеләде. Алга таба ул унберенчене тәмамлаучылар арасында мөмкин кадәр күбрәк укучының БДИда аерым фән буларак татар теле һәм әдәбиятын сайлауларына ирешүгә чакырды.

Ирек Шәрипов исә, татар телен, гореф-гадәтләрен балаларга сеңдерүнең ата-аналар аша, көндәлек чаралар аша кулайрак булуын ассызыклады.
“Шәхсән мин күпбалалы әти буларак, балаларның нәрсәгә күбрәк тартылуын күзәтеп, шуны әйтә алам, бала кешегә әти-әни юнәлеш бирергә тиеш. Мәсәлән, минем кечкенә кызым Абдулла Алишның “Мактанчык чыпчык” әкиятенә нигезләнеп төшерелгән мультфильмын яратып кабат-кабат карый. Әгәрдә ул безнең гаилә архивында булмаса бала аны белмәс тә иде. Димәк, баланың нәрсәгә дә булса ихтыяҗын чамалап, аны тиешле юнәлештә үстерү без өлкәннәрдән тора”, – диде ул.

Башкортстанның Балтач районы мәгариф бүлеге башлыгы Гөлнара Шәймөхәммәтова ике республика районы арасындагы дуслык күперенең, яшь буынны милли юнәлештә тәрбияләүдә һаман саен үсештә булуын теләде. Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак ул милләт тарихы белән дә нык кызыксынуын, бу уңайдан үз туган төбәге тарихына багышланган китаплар чыгаруын әйтте. Ана телен өйрәтү турындагы күңел төпләренә төшәрлек шигыре белән әсир итте.

Башкортстанның Борай районы 2нче татар гимназиясе татар теле белгече Әлфия Әсламова да зәйлеләр белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен белдерде. Алар 3нче мәктәпнең үз гимназияләрен татар теле әсбаплары белән тәэмин итүләренә бик рәхмәтле икән.

Шәһәребезнең “Кояшкай” балалар бакчасы татар теле белгече Алсу Миңнебаева «Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары үрнәгендә тәрбияләү» темасына чыгыш ясап, үз эше үрнәгендә кече яшьтән сабыйларны милли җанлы итеп тәрбияләү турында сөйләде.

Семинарда катнашучылар заманча төзекләндерелгән Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен зур кызыксыну белән күзәттеләр. Аеруча махсус залда әзерләнгән башкорт, керәшен, татар, рус, үзбәк, чуваш милли күргәзмәләрен яратып карадылар. Анда әлеге милләт вәкилләренең киемнәре, аш-сулары тәкъдим ителде.

Гимназия директоры Марат Мөхәммәтханов интерактив такталар, өстәлләр белән җиһазландырылган кабинет, залларның укучыларга сыйфатлы белем алуда зур мөмкинлекләр тудыруын әйтте.

Төбәкара семинар чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашу учагы булды.

Чыганак: zainsk-inform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*