tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җаббар хәзрәт рухына мәҗлес
Җаббар хәзрәт рухына мәҗлес

Җаббар хәзрәт рухына мәҗлес

Быел Түбән Новгород өлкәсенең берничә мәчете ачылуга 30 ел тула. Беренчеләрдән булып шул түгәрәк датаны узган җомга көнне Суыксуда билгеләп үттеләр – юбилейга багышланган һәм XX га­сыр башында авылда имамлык иткән карт әтисе Җаббар мулла Борһановка 150 ел тулуга туры китергән мәҗлесне мәскәүле Ша­мил Борһанов корды. Шул уңайдан Җаббар хәзрәтнең якыннары бүләккә Суыксуда булган барлык элекке мәчетләрнең урыннары күрсәтелгән зур макет-карта бүләккә кайтарткан. Гомуми алганда, биредә гыйбадәт йортлары төзелү тарихы һәм авылның элек­кесе турында газетабызның соңгы саннарында бастырылган Ләйлә Хөсәинова-Орлованың язмасыннан укып белергә мөмкин.

Хәзерге мәчеткә килгәндә, аңа нигез 1990 елда салына. Шул ук елны рәсми рәвештә Су­ыксу мөселманнарының рухи оешмасы теркәлә, рәисе бу­лып Исмаил Каюмов, мулла булып Зиннур Каберов хезмәт итә башлый. Яңа мәчет 1994 елда төзелеп бетә. 2012 елдан имам вазифасын Зиннәтулла хәзрәт Каберов башкара. Соңгы елларда мәчет бинасы якташ-авылдашлар ярдәмендә заман­ча җиһазландырылган, барча уңайлыклар булдырылган.

Беренче итеп бу көнне мәҗлесне коручылар гаиләсе Зиннәтулла хәзрәт җитәк-челегендә Җаббар хәзрәт хез-мәт иткән мәчет урынына барды, тәкбир әйтте, аның рухына Коръән укыды, хәтем-дога кыл­ды.

Җаббар хәзрәт икенче мәчеттә 1903 елдан башлап имамлык иткән. 1930 еллар ахырында Совет хакимияте тарафыннан зур террор башлангач, тикшерү органнары аны ислам диненнән баш тартырга өнди. Әмма ул Аллаһы Тәгаләгә ышануына, хезмәтенә тугры кала һәм шуңа, ул чордагы күпчелек руханилар шикелле, Горькийга озатылып, атып үтерелә.

Әйтергә кирәк, ерактагы дин кардәшен яд итәргә килүчеләрне шушы изге урында Наилә ханым Сәбитова сый-хөрмәт белән кар­шы алды, Гүзәл Зиядетдинова булышлыгында корылган чәй та­быны артында сыйлады.

Аннары мөселманнар авылның нәкъ уртасында, клуб янында урнашкан элекке Җомга мәчете урынына җыелды, тәкбир әйтте, Коръән укыды. Элек бирегә на­маз укырга башка җирләрдән дә халык күпләп килә булган. Мөһим мәсьәләләрне фикерләшеп хәл итәр өчен дә суыксулылар шун­да җыелган. Зиннәтулла хәзрәт әйтүенчә, киләчәктә шул тарихи урынга стела урнаштыру план­лаштырыла.

Җомга намазы вакыты җиткәч, бәйрәм сәбәпчеләре кабат мәчеткә җыелды. Шунда Шамил әфәнде, аның якын дусты һәм теләктәше, якташ имамнарның исемен мәңгеләштерүгә зур ты­рышлык куйган Рушан Сәбитов, авыл тарихын барлаучы, бүгенге мәчетнең проектын төзүче Наил Хөсәинов, Мәскәүнең “Милләт” дини оешмасы рәисе Илдус хәзрәт Сәбитов, бу авылның күренекле шәхесе Равил Кәли­муллин, аксакал-блокадачы Аб­делхәй ага Миначев Суыксуның элекке дини тормышын искә алды, киләчәккә планнар ту­рында фикерләште. Мәрхүм дин әһелләрен искә алып кылган изге гамәлләре өчен Зиннәтулла хәзрәт һәм авылның террито­риаль бүлек җитәкчесе Рамил Мусин Шамил әфәндегә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Җомга намазын укыгач, мәҗлесне оештыручылар һәм аңа кайткан бу нәсел вәкилләре та­бын артына утырышты, Җаббар мулланың һәм авылның башка имамнары, дин кардәшләре ру­хына хәтем-дога кылды.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*