Галиәсгар Усманов йорты яныннан узып йөргәндә Җаекта яшәүче татарларның бик күп еллар йөрәкләре әрнеде. Чөнки ул коточкыч ташландык хәлдә иде. Ә бит нәкъ менә шушы йортта Тукайның Җаектагы беренче биш елы үтә. Биредә ул туганнары арасында, тынычлап укып яши.
Җаек татарларының ташландык биналарны төзекләндерү тәҗрибәсе шактый. Алар үз көчләре белән Кызыл мәчетне, Мотыйгулла хәзрәт йортын (хәзер анда Тукай музее) торгызалар, мәдрәсә төзиләр. Ләкин Усманов йортына матди чыгымнар шактый булганга, аңа тотына алмыйча торалар.
Быел Җаекта Казахстан күләмендәге республика Сабантуе үтте. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бар иде. Шәһәрнең татарлар белән бәйле бай тарихы турында сөйләгәндә, кунакларга Усманов йортын да күрсәтәләр, аны Тукай заманындагы кыяфәтенә китереп төзекләндерү хыялы хакында да белдерәләр.
Бу үтенечне ишетми кунаклар калмый! Җаеклылар Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәймиевкә, Ринат Закировка, Рәзил Вәлиевкә бик рәхмәтле: җирле татар мәдәнияты йортына Татарстан Республикасы бюджетыннан Установ йортын тцзеклщндеръгщ акча бълеп бирелде.
Җаек татарларының лидеры булган Р.У.Хәйруллин җитәкчелегендә эш башланып китте. Аның туганы Руслан Хәйруллин иптәшләре белән үз куллары белән төзекләндерүгә керештеләр: йортның нигезе ныгытылды, су кермәү эшләре башкарылды, түбә, тәрәзәләр алыштырылды, ишегалды тәртипкә салынды һ.б.
Йортта яшәүчеләр дә төзечеләргә рәхмәтләрен әйтеп торалар, әлбәттә, Татарстан җитәкчелеген дә җылы сүзләр белән искә алалар.
Шушы көннәрдә эшләр тәмамланып килә, Капка ачылып китәр дә, аннан ун яшьлек Апуш чыгып Мотыйгыя мәдрәсәенә юнәлер, я абыйсы Галиәсгар белән Кызыл мәчеткә җомга намазына китәр кебек…
Бирелгән акча бар ниятләнгән эшләргә җитеп бетмәсә дә, төзүчеләр эшләрен ташламый, җирле хәйриячеләр төзекләндерү эшләренә үз акчаларын кертәләр.
Марат Бәһәветдинов, Җаек