tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Жанна Сираҗетдинова: “Мин тәҗрибә уртаклашырга килдем”
Жанна Сираҗетдинова: “Мин тәҗрибә уртаклашырга килдем”

Жанна Сираҗетдинова: “Мин тәҗрибә уртаклашырга килдем”

2024 елның 16-18 ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVII форумын уздыра, анда Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрнең 13 иленнән 400 гә якын татар эшмәкәре катнашачак. Казакъстаннан шәхси эшмәкәр Жанна Сираҗетдинова “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVII форумында беренче тапкыр катнаша.

– Без Казанга ел саен киләбез. Форумга татар диаспорасыннан чакырдылар. Мин монда тәҗрибә уртаклашырга килдем. Уңышка ирешкән башка кешеләрне тыңлау, һәм, әлбәттә, үз тәҗрибәм белән уртаклашу бик кызыклы. Мин шулай ук Казакъстандагы татар диаспорасына иганәчелек ярдәме күрсәтәм, анда балаларымны йөртәм, – диде ул.

Өч көнлек форум программасында катнашучылар өчен Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә. 18 ноябрь көнне «Kazan Palace by TASIGO» кунакханәсендә “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе  Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Эшмәкәрләр өчен мәдәни программа да каралган. 16 ноябрь көнне «Кара Урман» фильмын карау планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*