Быел да Җәлил бистәсендә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе киң колач белән үтте. Чараны оештыруда җирле урта мәктәпләр, гимназия, китапханә һәм Мәдәният сарае җитәкчеләре зур тырышлык күрсәтте — һәр мәйданчыкта диктант үтә профессиональ дәрәҗәдә, уңай шартлар тудырылып оештырылды.
Акциядә җирле “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте дә актив катнашты. Оешманың 16 әгъзасы 1нче санлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә диктант язды.
Быелгы диктант тексты аеруча әһәмиятле тема — кеше белән сөйләм теле аша аралашу мәсьәләсенә багышланды. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, телне саклау һәм дөрес сөйләм культурасын үстерү бүгенге көндә аеруча актуаль.
Оештыручылар бәйгенең елдан-ел үсүен, катнашучыларның артуын һәм татар теленә игътибарның көчәюен шатлыклы күренеш дип бәяләде. “Татарча диктант” милли үзаңны ныгытуда, телне саклауда һәм яшь буынга тапшыруда мөһим чара булып кала.