Абруйлы дин әһеле, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының “Тормыш юлы” дип аталган проектын хуплап каршы алды һәм игелекле эшләргә битараф булмаган кешеләргә мөрәҗәгать итте.
⠀
“Бу игелекле эшкә сез дә кушыла аласыз! Без сезне игътибарга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз. Ул азкеремле, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, күп балалы, азкеремле гаиләләр өчен — бушлай кайнар ризык кына түгел, ә рухи яктан зур ярдәм дә булачак.
⠀
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды акциясендә катнашучылардан Аллаһы Тәгалә разый булсын!” – диде ул.
⠀
Ничек булышырга?
Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 3466 6796 (Исмәгыйлев Илһам Фәтхирахман улы исеменә теркәлгән). +79600480778 телефон номерына тоташтырылган.
⠀
«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды реквизитлары: НИБФ «Ярдэм» ИНН 1658087725 КПП 165801001 ОГРН 1071600003530 БИК 049205603 р/с 40703810562000000971 к/с 30101810600000000603 в Отделение «БАНК Татарстан» 8610 ПАО Сбербанк.
⠀
Назначение платежа: «Благотворительная помощь на кормление малоимущих».