I Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең “Тамашачы мәхәббәте” призына лаек булган катнашучының исеме билгеле. Әлеге бүләк Юрий Павловка (Санкт – Петербург шәһәре) 14 февраль көнне К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия бинасында үтәчәк бәйгенең гала-концертында тапшырылачак.
Искәртеп үтәбез, Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында “Җәлил укулары” халыкара әдәби бәйгесенең IV — финал этабында катнашучыларның чыгышлары тавыш бирү өчен урнаштырылган иде.