Бүген, 18 февраль, Казан шәһәрендә «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең гала-концерт узды. Гала-концертта җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты.
2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителде. Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралды. 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше.